Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "Коммерсантъ-Уфа"ны коронавирустан үлүчеләр өчен каберләр турында фейк таратуда гаепли


Күзәтү органы “Коммерсантъ” газетын фейк хәбәр тарату турындагы маддә нигезендә җавапка тартырга тели. 

“Коммерсантъ” газетының Уфа бүлегенә карата Роскомнадзор тарафыннан административ эш кузгатылган. Газетны ялган хәбәрләр таратуда гаеплиләр. Сүз коронавирустан үлгән кешеләр өчен Уфа зиратында урын аерылып куелган дигән хәбәр турында бара. “Коммерсантъ”ның баш мөхәррире Наталья Павлова “Эхо Москвы”га сөйләгәнчә , эш мәхкәмәгә тапшырылмаган, хәзерге вакытта Роскомнадзор тикшерү алып бара.

Зират турында материалны “Коммерсантъ” апрельдә чыгарды. Анда Уфаның шәһәр зиратында COVID-19 белән үлгән кешеләр өчен 1000 урын бүленеп куелган диелде. Текстта бу мәгълүмат газетның мэриядагы үз чыганагыннан алынды диелде.

Бу турыда материалны Уфада чыгучы тагын берничә медиа бастырды, шуларның берсе - “Проуфу” порталы. Журналистлар шәһәр идарәсе сүзчесе Марсель Байдәүләтовка мөрәҗәгать иткән, ул зиратта урыннар бүленеп куюын WhatsApp аша язышу вакытында раслаган.

Бу хәбәр чыкканның икенче көнендә мэрия аны кире кагып язып чыкты, шуннан соң медиалар да зираттагы урыннар турында материалларын сайтларынан алып куярга мәҗбүр булды.

Ләкин берникадәр вакыт узгач “Проуфу” порталы баш мөхәррире Тимур Алмаевның мәхкәмә карары нигезендә 60 мең сумга штрафка тартылганы билгеле булды. Мәхкәмә барышында Байдәүләтов зиратлар турында мәгълүматны журналистларга раславын әйтте, ләкин журналистлар мессенджерда мөрәҗәгать итте, порталның рәсми бланкында мөһер сугылган рәсми сорау килмәде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG