Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның Җәмигъ мәчете имамы Шәрәфетдин Сөләйманов йорты тарихи-мәдәни истәлек дип танылды


Уфада Сөләйманов йорты диварында башкорт табибы Рәкыя Котлыбаева истәлегенә такта

“Сөләймановлар йорты” дип аталган бина Русия халыклары тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләренең Бердәм дәүләт реестрына кертелде.

Уфаның Беренче Җәмигъ мәчете каршында урнашкан, XIX гасырда төзелгән “Сөләймановлар йорты” дәүләт тарафыннан саклана торган мәдәният тарих һәм объектлары исемлегенә кертелде. Бу турыда Башкортстан мәдәни мирасы идарәсенең фәрманы 8 июньдә чыккан, 25 июньдә ул рәсми рәвештә дөнья күрде. Сөләйманов (Кийков) йорты Уфада Тукаев урамы, 31нче йорт адресында урнашкан.

Беренче Җәмигъ мәчетенең имамы Шәрәфетдин Сөләйманов исеме белән бәйле булган бинаның рәсми рәвештә мәдәни мирас буларак теркәлүе турында Азатлыкка Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльза Мәүлимшина сөйләде.

Дәүләт реестрына кертелгәннән соң, бинаның үзе, урнашкан урыны гына түгел, аның тышкы яктагы бизәкләре, фасадының өлешләре дә сакланучы объектлар булып торачак.

XIX гасырда бу бина Уфадагы Беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хаҗи Тархан Шәрәфетдин Сөләйманов йорты була. Бу бина янында тагын бер истәлекле урын – Мәрьям Солтанова-Акчурина йорты да урнашкан. Әлеге бинада узган елда истәлек тактасы ачылган иде.

“Сөләймановлар йорты” советлар чорында фатирларга бүленеп, торак итеп кулланылган. Шул фатирларның берсендә 1913-1966 елларда башкортлардан чыккан беренче табиб, республиканың атказанган табибы, СССР Югары Советы депутаты Рәкыя Котлобаева яшәгән.

Шәрәфетдин Сөләйманов кырык бер ел дәвамында Уфаның беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы була. Имамлыкка ул 1844 елда билгеләнә.

Элегрәк Уфаның Тукай урамындагы Беренче Җәмигъ мәчете һәм Зәйнулла Рәсүлев урамы арасында урнашкан тарихи биналар сүтеләчәге билгеле булган иде. Сүтеләсе йортлар арасында танылган татар шәхесләре белән бәйле бина да бар, ул Тукай урамындагы 54нче йорт. Узган гасыр башында бу бинада Габдулла Тукай исемен йөртүче татар-башкорт мәктәбе эшләгән.

фикерләр

XS
SM
MD
LG