Accessibility links

Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе "Рәхмәтулла" мәчетен төзүне кануни дип таныды


Юрист Артур Атзитаров, Искәндән Насыйров, Руслан Нәгыев
Юрист Артур Атзитаров, Искәндән Насыйров, Руслан Нәгыев

Хөкемдар Лилия Сафина каршы якның дәлилләрен урынсыз дип тапкан.

Казанның Авиатөзелеш районында “Рәхмәтулла” мәчетенең канун бозып төзелүе турында мәхкәмә утырышы мәчетне яклаучылар җиңүе белән тәмамланган. Бу турыда Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев сөйләде. Аның сүзләренчә, мәхкәмә мәчет төзелешен тыярга таләп итүчеләрнең нигезсез дәгъваларын тулысынча кире каккан.

“Без хөкемдар Лилия Сафинага эшне караганда объектив һәм гадел булуы өчен, шулай ук Казан башкарма комитетына принципиаль карашта торуы өчен рәхмәт белдерәбез” диде Нәгыев.

Авиатөзелеш районында мәчет төзү хокукын адвокат Руслан Нәгыев, юрист Артур Атзитаров һәм мәчетне проектлаган инженер Искәндәр Насыйров яклап чыккан иде.

“Рәхмәтулла” мәчете мәхкәмәсенең моннан алдагы утырышларында каршы як мәчет төзелгән очракта хокуклары ни рәвешле бозылачагын анык кына әйтә алмады. Мәчет төзелешенә каршыларның адвокаты Александр Чернов Казанның Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы "Рәхмәтулла" мәчете төзелеше өчен бирелгән төрле рөхсәт документларының юридик кимчелекләрен күрсәтергә тырышты. Аның фикеренчә, мәчет төзелеше янында машина кую урыннары тиешеннән аз санда каралган, мәчет төзелеше бирелгән төзелеш рөхсәтен бозып алып барыла. Мәчет төзелеше ягы хокукчысы Артур Атзитаров Черновның бу сүзләренә җавап итеп аннан әлеге фикерләрне утырыш саен ишетүләрен, әмма моның төзелешкә каршы булучыларның кайсы хокуклары бозылуы турындагы сорауга җавап булмавын әйткән иде.

Нәгыев сүзләренә караганда, бүгенге утырышта да каршы як мәчет төзелеше үз хокукларын ни рәвешле бозуын төгәл әйтә алмаган.

“Хөкемдар бу сорауга объектив карады һәм мәчет төзелешенә каршыларның таләбен кире какты. Алар әле бер, әле икенче документ сорап тордылар, Казан башкарма комитетыннан, архитектура идарәсеннән, мәчетнең үзеннән документлар сорадылар. Без аларның барысын да бирдек һәм мәхкәмә безнең файдага гадел карар чыгарды” диде Нәгыев.

“Бүген алар безгә элек бәяләмә биргән экспертларны тагын бер кат чакырырга, һәм алардан тагын бер кат сорау алуны уздырырга тырышты. Шулай итеп вакытны сузмакчы иделәр. Әмма мәхкәмә аларның соравын кире какты һәм безнең файдага карар чыгарды” диде адвокат.

"Рәхмәтулла" мәчете төзелеше дәвам итә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

Узган елның 24 октябрендә “Рәхмәтулла” мәчете янындагы йортларда яшәүче 40 кеше мәчет төзелешен канунсыз дип тануны, аны туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше идарәсенә кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Мәчет тирәсендә низаг 2019 елны май аенда төзелеш башланганда чыкты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанның Авиатөзелеш районында мәчет өчен җир кишәрлеге кануни рәвештә бирелгән диде.

XS
SM
MD
LG