Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 858 медицина хезмәткәре коронавирус йоктырган


Бер ай элек авыру йоктырган табиблар саны 507әү иде.

Башкортстанда 858 медицина хезмәткәре коронавирус йоктырган. Бу мәгълүматларны Башкортстанның Роспотребнадзор идарәсе китерә. Моннан тыш, соңгы тәүлектә тагын биш яңа авыру очрагы теркәлгән.

29 майда медицина профсоюзы Башкортстанда барлыгы 507 табибның вирус йоктыруы турында хәбәр иткән иде, димәк соңгы айда табиблар арасында вирусны йоктыручылар 351 кешегә арткан.

8 апрельдә Русия президенты Владимир Путин коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләү турында карар чыгарды. COVID-19 белән авыручыларны стационарда дәвалаучы табиблар айга 80 мең, урта медицина хезмәкткәре – 50 мең сум, кече хезмәткәрләргә – 25 мең сум өстәп түләнәчәк диелде.

NewsBash хәбәр итүенчә, 13 шәһәр хастаханәсе каршындагы беренче поликлиника хезмәткәрләре элегрәк хезмәт хаклары киселүенә һәм өстәмә акчаларның бирелмәвенә зарланды. Шундый ук хәл 8нче шәһәр хастаханәсендә дә кабатланган. Бәләбәйдә бары прокуратура кысылгач кына коронавирус белән эшләүче медицина хезмәткәрләре үз тиешле акчаларын ала алган.

фикерләр

XS
SM
MD
LG