Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар булуыбыз белән горурланабыз, ә үзебез татарча сөйләшмибез"


Азат Кашапов Япониядә
Азат Кашапов Япониядә

Бер ай чамасы элек инстаграмда татар сүзләрен урысчага тәрҗемә итеп, үзеңне сынау өчен "битлек" барлыкка килде. Аны татар егете, блогер, Татарстанның яшьләр парламенты рәисе урынбасары Азат Кашапов эшләгән. Бер ай эчендә битлекне 7 млн чамасы кеше караган. Аның урысчадан татарчага тәрҗемә итә торганы да чыкты. Азат Азатлыкка бу битлекнең интернет кулланучыларда зур кызыксыну тудыруы, максатлары һәм татар блогерларының татар теленә мөнәсәбәте турында сөйләде.

— Азат, бу битлекне эшләгәндә нинди максатны күз алдында тоттыгыз? Бу идея ничек туды?

— Мин татар кулланучыларына үз туган телләрен онытмаска, телне шомартырга, кайбер сүзләрне искә төшерергә ярдәм итәргә теләдем. Максаты шул иде.

— Ул битлекне ничә кеше кулланган, нинди илләрдән – андый саннар юкмы?

— Менә сезнең өчен махсус ачып карадым — бу битлек булган сторизларны 7 миллион кеше караган. Беренче көн 260 мең караган, икенче көндә — миллионнан күбрәк, өченче көндә — 1 миллион 200 мең кеше, бишенче көн — 800 мең, аннан бераз кими башлады — 600 мең, хәзер көненә 70-80 мең кеше карый. Сториз 800 мең тапкыр төшерелгән. Кемдер үзен өч тапкыр төшергән. Мин үзем, мәсәлән, биш тапкыр төшердем, шулай җыелды инде. Сторизларны репостлап үз дусларына 50 мең кеше җибәргән.

Әлегә ике битлек ясалган — татар теленнән урыс теленә һәм киресенчә, урыс теленнән татар теленә. Икенче битлекнең саннары бераз кимрәк. Татар теленнән урыс теленә битлекне 400 мең генә кеше караган.

— 7 миллион — ул татар өчен бик зур сан. Ни өчен татар телле битлек шулай нык таралды? Ничек уйлыйсыз?

Татарның шундый үзенчәлеге бар — бер яктан татар булуыбыз белән горурланабыз, икенче яктан татарча сөйләшмибез

— Татарларның шундый үзенчәлеге бар — бер яктан без татар булуыбыз белән бик горурланабыз, икенче яктан туган телебезне онытып барабыз, татарча сөйләшмибез. Хәзер татар теле мәктәпләрдә дә укытылмый, өйдә дә бик сөйләшмибез. Әмма яшьләрнең үз туган телләрен, әбиләре белән сөйләшкән телне исләренә төшерү теләге бар. Мин шундыйларга ярдәм итәргә булдым.

— Андый маскалар тагын нинди телләрдә чыкты?

— Чуаш телендә битлек ясадым, ул коммерция проекты иде, мин аны заказ нигезендә акчага эшләдем. Шунысы кызык — чуаш һәм татар телләрендә бик күп охшаш сүзләр бар. Әмма күбесен тоемлап кына белеп булмый.

— Чуаш телендәге битлекне күп кулланганнармы?

— Аларны 400-500 мең тирәсе кеше караган.

— Мари, удмурт телләрендә эшләү максаты юкмы?

— Башкорт телендә ясарга ниятем бар һәм Русиядәге башка кечкенә милләтләр телләрендә ясыйсы килә. Мари, удмурт телләрендә дә битлекләр эшлисе килә. Мин аларны берәрсе сатып алырга теләмәс микән дип уйлаган идем, әлегә сораучы булмады. Булмаса, мин аларны шулай ук үз сәхифәмдә бушлай урнаштырачакмын.

— Сез бит әле Яшьләр парламенты әгъзасы да. Анда нинди максат белән кердегез?

— Әйе, мин Яшьләр парламенты рәисе урынбасары. Минем үз аудиториям бар. Үз идеяләрем бар. Минем максатым — үз идеяләребезне Дәүләт шурасына, канун чыгаручы хакимияткә җиткерергә. Кешеләрдән, дусларымнан, үз аудиториямнәң ишеткән проблемнарны мин Дәүләт шурасына җиткерергә тырышам һәм Татарстаныбызда, Казаныбызда яшьләрнең тормышын яхшыртырга телим. Мин чит илләрдә күп йөрдем — укыдым, эшләдем, яшәдем, кайбер идеяләрне мин аннан алып кайттым. Америка, Япония, Кытай, Польша, Һиндстанда булдым. Һәм шул чит илләрдә күргәннәрне монда куллану, гамәлгә кертүне максат итеп куям.

— Максатларга ирешеп буламы?

— Әйе, әкренләп була. Безнең Дәүләт шурасында һәр 2-3 ай саен Яшьләр парламенты утырышлары уза. Шул утырышларда без иң мөһим, көн кадагындагы сорауларны күтәрәбез, аларны чишәргә тырышабыз. Шул эшебезне алып барып әкренләп максатыбызга ирешеп булыр дип ышанам. Безнең Яшьләр парламентының шурасы бар, анда 12 кеше керә. Шул кечерәк төркемнәр белән без ешрак очрашабыз, безгә килгән сорауларны без уртага салып сйләшәбез һәм чишү юлларын эзлибез. Без шулай үк башка яшьләр оешмалары, депутатлар белән элемтәдә торабыз. Алар ярдәмендә булган мәсьәләләрне чишәргә тырышабыз.

— Татар блогерлары дип саналган егет-кызларның күбесенең контентлары урысча чыга, темасы гына татар. Ничек уйлыйсыз, сәбәбе нәрсәдә икән?

— Мин бөтен татар блогерларын да карап барам дип әйтә алмыйм, әмма инстаграмда күзгә чалынганнары, татар блогерларында татар телле контентны да күрәм. Әмма, әйе, рус телендә контент күбрәк. Рус телле контентны аудиторияне киңәйтү өчен чыгаралардыр алар. Татар телле аудитория чикле, ә рус телендә — миллионлаган. Сәбәбе шундадыр.

— Урысча караучылар күп, әмма алай тел үсми бит, нишләргә?

Телне үстерү — ул блогерлар эше түгел, аны дәүләт эшләргә тиеш

— Блогер ул бит иҗат кешесе — теләсә, эшли, теләмәсә эшләми. Блогерлар алдында телне үстерү бурычы тора дип әйтә алмыйм. Аларга бит ул эш өчен дәүләт акча түләми, сез татарча контент булдырасыз, менә сезгә акча, телне үстерегез, дими. Блогерлар татар теле үсешенә өлеш кертәселәре килсә, үзләре теләсә, аны эшли. Бу аларның үз ихтыярында.

Телне үстерү — ул блогерлар эше түгел, аны дәүләт эшләргә тиеш. Монда "сез татарча контент чыгармыйсыз" дип блогерларны гына сүгү дөрес булмас.

— Бүгенге көндә блогер бәйсез булып кала аламы? Блогерларны дәүләт чүпләп кенә тора, үз ягына авыштырырга тели, блогерлар аша үз идеяләрен җиткерергә тырыша.

— Әйе, бүгенге көндә блогерлар медиаларны алыштырды бит. Ә дәүләт һәрвакыт үз идеяләрен җиткерер өчен бөтен булган коралны куллана: дәүләткә үз идеяләрен халыкка җиткерергә кирәк, шуңа күрә ул блогерларны файдалана. Монда инде блогерларның үзләреннән генә тора — кем "сатыла", кемдер "сатылмый", кемнеңдер хәтта үз бәяләре дә бар, кемнеңдер, киресенчә, сәясәт белән шөгыльләнәсе килми. Кемдер сәясәт турында үз фикерен ачык итеп әйтә, үз карашын җиткерә. Болар барысы да блогерларның үз намусында.

— Мәсәлән, сезнең дә Youtube каналыгызда соңгы видеоролик ул сайлауларга кагылышлы мөрәҗәгатегез. Яшьләр парламентына узгач, блогер булудан туктарга туры килдеме?

— Дөресен әйткәндә, минем күптән видеолар төшергән юк, шуңа күрә минем Youtube каналым бераз туктап калды. Бу Яшьләр парламентында эшчәнлегем белән берничек тә бәйле түгел. КФУның икътисад бүлегенә аспирантурага кергәнгә күрә, вакытым бик җитеп бетми. Мин хәзер үз блогымны күбрәк инстаграмда алып барам.

Күптән түгел генә мин Конституциягә кертелергә тиешле үзгәртүләр турында зур пост язып чыгардым. Ул 400дән артык лайк җыйды, 50 кеше үзенә йөкләгән һәм дуслары белән уртаклашкан. Бу бик яхшы — кешеләргә мәгълүмат җиткерергә, аңлатырга кирәк. Мин үземнең кайбер фикерләремне, идеяләремне халыкка җиткерә алам икән, бу үзе үк яхшы.

(Азат үз язмасында Конституциягә үзгәрешләрне яклап яки каршы фикер белдерми, нәрсәләр үзгәртеләчәген аңлата һәм тавыш бирергә барыргамы-юкмы дип фикер йөртә. Шулай да ул анда Путинның 2008 елда ясаган, мин Конституцияне бозмаячакмын, дигән чыгышын да урнаштырган ред.)

— Белгәнегезчә, төп канунга кертеләсе үзгәрешләр арасында урысларның дәүләт коручы халык булуы турында да язылачак. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Чынлыкта ул бераз башкача яңгырый. Үзгәрештә урыс теле турында әйтелә, ул дәүләт коручы халык теле булып тора, ә урыс халкы Русиянең тигез хокуклы халыклары берлегенә керә диелгән. Бу үзгәрешнең кирәклеге ни дәрәҗәдә булгандыр, белмим. Ләкин урыс теленең Русиядә яшәүчеләрнең күпчелегенең теле булуы бәхәссез.

Русия Конституциясен үзгәртү нәрсәгә китерәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

— Тиздән Русиядә җанисәп узуы көтелә. Татарлар арасында мин татармы, урысмы, ногаймы, башкортмы, себерлеме дип уйлаучылар бар. Шикләнеп утыручыларны татар ягына тартыр өчен нишләргә кирәк?

— Без тарихтан сабак алырга тиешбез. Татарлар элек күп булган бит, шундый бер гыйбарә бар — бүлгәлә һәм хакимлек ит. Һәм инде урыс дәүләте безне кечкенә төркемнәргә бүлеп, бездән төрле милләтләр ясап татарларны хәлсезләндерде. Без бөтенебез татар булсак, татарлар Русиядә миллионлаган кешесе булган милләт булыр иде. Ә болай без кечкенә төркем татарлар, кечкенә төркем башкортлар, кечкенә башка милләт. Һәм һәр төркем үз мәнфәгатьләрен кайгырта, әмма без бергә булсак, безгә җиңелрәк булыр иде. Үз идеяләребезне дәүләткә җиткерү җиңелрәк булыр иде.

XS
SM
MD
LG