Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арча педагогия көллиятенең элеккеге мөдире Наил Габдрахманов вафат


Наил Габдрахманов
Наил Габдрахманов

Үлеменең сәбәбе коронавирус дип фаразлана, әмма ул рәсми расланмаган.

Казандагы республика клиник хастаханәсендә Арча педагогия көллиятенең элеккеге мөдире Наил Габдрахманов вафат булган. Аны бүген Арча янындагы Күпербаш авылы зиратында җирләделәр. Бу хакта Азатлыкка "Безнең гәҗит" газетының баш мөхәррире Илфат Фәйзахманов сөйләде.

Наил Габдрахмановка 67 яшь булган. Илфат Фәйзрахманов аның коронавирустан үлгәнен әйтә, ләкин бу расланмаган ди. "Безнең медицинада рәсми коронавирус дип раслап булмый" дип өсти ул.

"Наил абый РКБда вафат булган. Арчада авырып яткан, әмма аны хастаханәгә алып китмәгәннәр. Аны Казандагы таныш табиб белән сөйләшеп кенә РКБга салганнар. Шунда үлеп тә киткән", дип сөйләде Фәйзрахманов.

"Ул бик яхшы кеше иде. Аның иң зур казанышы – Арча педагогия көллиятен саклап кала алды. Бер вакыт кемдер көллиятнең бинасына кызыгып, хакимият аны Саба районы Шәмәрдән бистәсенә күчермәкче иде. Без, язучылар, журналистлар күтәрелеп, аны саклап кала алдык, ул вакытта күп иттереп имзалар җыелды. Шул чорда Наил абый мөдир иде, шуннан соң ул эшсез калды, аңа Арчада гомумән эш калмады. Районга яңа башлык килгәч кенә ул Арча районы Ветераннар шурасы җитәкчесе булды. Бер-ике атна элек соңгы сөйләшүдә сакланырга кирәк дип саубуллашкан идек. Шул өлкән яшьтәгеләр белән йөреп йоктыргандыр инде" дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов.

Рәсми саннар. 29 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 315 (+48) 2 870 (+17) 18 (+0)
Татарстан4 514 (+42) 3 695 (+2) 11 (+0)
Русия641 156 (+6 719) 403 430 (+4 343) 9 166 (+93)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG