Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саки шәһәрендә кырымтатар символлары мыскыл ителгән


Кырымтатар байрагында тамга
Кырымтатар байрагында тамга

29 июньдә бер хатын-кыз Кырымның Саки шәһәре керешендә каланың латин әлибасында кырымтатарча "SAQ" дип язылган, өстендә кырымтатар тамгасы һәм ярымай булган стелланы вата башлаган.

Стелланы ватучыны "Караван Сарай" кафесында эшләгән кырымтатарлар гына туктатып калган. Милләтара җәнҗал чыкмасын дип кырымтатарлардан бу хакта полициягә гариза язмау турында да сораганнар.

"Миңа әлеге хәл булган урында урнашкан "Караван Сарай" кафесында эшләгән малайлар шалтыратканнан соң тизрәк шул урынга килеп җиттем. Бер хатын чүкеч белән кырымтатар тамгасын һәм Коръәннән гарәпчә язылган сүрәләрне, ярымайны вата башлаган. Чүкече ватылганнан соң ул машинасыннан икенче әйберне алып эшен дәвам итәргә тырышкан. Шуннан соң ул машинасына утырып качарга теләгән, әмма машинасы кабынмаган. Безнекеләр полициягә хәбәр иткәч хатын тоткарланды.

Ул Сургут шәһәреннән. (Кайбер чыганаклар Кемероводан дип әйтә – ред.). Мин аның янына килеп: "Нишлисез, оят түгелме?" дигәннән соң ул миңа "Антихрист" дип тәре белән суккалап торды", диде Азатлыкка Саки шәһәрендә яшәүче, заманында Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы әгъзасы булган, "Инкишаф" (Тәррәкыят) оешмасы җитәкчесе Эскендер Билялов.

Бу хакта кырымтатарлар социаль челтәрләрдә дә язып чыкты.

Полиция бу хатынны кулга алган. Дәүләт Думасының бер депутатыннан кырымтатарларга милләтара җанҗалы чыкмасын, сүз чыгармагыз дигән шалтыратулар да булган. Кемдер бу хатын авыру дип әйтергә ашыккан, ләкин бу "авыру" шунда торган зур тәрегә тимәгән, ә кырымтатар язуларын ваткан.

Кырымда кырымтатарлар белән бәйле һәйкәлләрне мыскыллаулар әледән-әле булгалап тора.

2019 елның ноябрь аенда Кырымның Курман районы (Красногвардейски) Петровка авылының мөселман зиратында кабер ташын җимергәннәр иде.

2019 елда 9 май Акъяр (Севастополь) янындагы Мамашай (Орловка) авылында Икенче дөнья сугышында һәлак булган кырымтатарлар исемнәре язылган мәрмәр тактаны җимерделәр.

XS
SM
MD
LG