Accessibility links

Мордовиянең Азюрка авылында үпкә ялкынсынуыннан тагын ике хатын-кыз үлгән


Гомум фото
Гомум фото

Алар хастаханәдә вафат булганнар.

Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылында соңгы дүрт көндә үпкә шешүе авыруыннан тагын ике хатын-кыз үлгән. Бу турыда адвокат Марат Ашимов үзенең Facebook-тагы битендә язды.

Хатын-кызлар хастаханәдә үлгән. Ашимов Азатлыкка әйтүенчә, район үзәгендә хастаханәдә 100 яңа урын бирелгән.

"Авылга ашыгыч ярдәм машиналары килә. Компьютер томографиясе бушка ясала. Барысыда саклана. Хакимият тә, халык та хәлдән килгәнне эшли", диде ул.

Узган атнаны Азюрка кешесе Рафаил Базеев та үпкәсе шешеп үлгән иде. Аның өч кызы да коронавирус йоктырганы әйтелде. Шуларның берсе – Гүзәл Асәинова 16 июньдә, икенчесе – Хәмидә Абдуллова 18 июньдә чирдән вафат булды.

Азатлык Мордовиянең иң зур татар авылы Азюркада (Белозерье) коронавирустан чирләүчеләр саны артуы турында язган иде. Авыл халкы, тиешле медицина ярдәме күрсәтелми дип ризасызлык белдергәннән соң, авылда табиблар йорт саен йөреп халыкның сәламәтлеген тикшерәчәк дип хәбәр иткән иде адвокат Ашимов.

30 июньгә Мордовиядә коронавирус йоктыруның 35 очрагы рәсми расланган.

Түбән Новгород өлкәсендә дә, татарлар күп яши торган Сергач районында тагын бер кешенең коронавирустан үлүе әйтелде. Татар авыллары тупланган Сергач һәм Кызыл Октябрь районнарында пандемия дәвамында барлыгы 13 кеше яңа вирустан вафат булды. 29 июньга алынган мәгълүматка караганда, хәзер Сергач районында COVID-19 барлыгы 399, Кызыл Октябрь районында 205 кешедә расланган.

Нижгар өлкәсендә барлыгы 30дан артык татар авылы бар, аннан чыккан кешеләр Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә барып урнашкан яки шунда йөреп эшли. Апрель-майдагы "ял атналары"нда алар туган авылларына кайтты. Авылдашлары аларны вирус кайтаралар дип тәнкыйтьләде. Нәтиҗәдә "ял атналары"ннан соң Нижгар өлкәсе татар авылларында коронавирус йоктыру очракларының кискен артуы күзәтелде.


XS
SM
MD
LG