Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Осиноводагы чүп яндыру корылмасына каршы референдум уздырырырга теләүчеләрне теркәмәгән


Осиноводагы протест чаралары
Осиноводагы протест чаралары

Егерме ике кешедән торган инициатив төркем референдум уздырып, чүп яндыру корылмасының урыны дөрес сайланганмы дигән сорауга халык фикерен белмәкче була.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Казан янында чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы булган активистларның референдум уздыру буенча инициатив төркемен теркәмәгән. Бу турыда карар сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында кабул ителгән.

Комиссия сәркатибе Надежда Борисова сүзләренә караганда, 2020 елның 16 июнендә комиссиягә 22 кешедән торган инициатив төркемнән референдум уздыру турында тәкъдим кергән.

Активистлар референдумның сораулык битләрендә "Сез чүп яндыру корылмасы өчен сайланган урынны хуплыйсызмы", "Чүп яндыру корылмасын төзүне Татарстан халкы фикерен исәпкә алып башкарырга кирәк дип саныйсызмы?" дигән сораулар язарга теләгән.

Борисова сүзләренчә, референдум уздыру инициативасы кертү буенча документлар канунның кайбер таләпләрен исәпкә алмыйча төзелгән. Шуңа күрә Татарстан үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре үзләренең карары белән инициатив төркемне теркәүдән баш тарткан дип яза "БИЗНЕС Online".

3 июньдә Казан янындагы Осиново бистәсе тирәсендә чүп яндыру корылмасы төзелешенә рәсми рөхсәт алынганы билгеле булды.

Корылма 2022 елга төзелеп бетәр дип көтелә. Ул 28 млрд сумга төшәчәк. Корылма елына 550 мең тонна чүп яндыруга исәпләнгән. Төзелешнең инвесторы – АГК-2 ширкәте, ул "Ростех" дәүләт корпорациясенә керүче "РТ-инфест" ширкәтенең бүлекчәсе булып тора. Татарстанда Осиново чүп яндыру корылмасы төзелүгә каршы берничә ел дәвамында протестлар бара.

XS
SM
MD
LG