Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президентына намзәтләрнең татар телен белүен тикшермәячәкләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе үзләренең "тел белүне тикшерүгә вәкаләтләре юк" дип әйтә һәм бу таләпнең 2017 елда гамәлдән чыккан Шартнамәдә күрсәтелгәнен искәртә.

Татарстан президенты вазифасына намзәтләрнең республикадагы икенче дәүләт теле булган татар телен белүен тикшерү каралмаган. Бу турыда "Коммерсант"ка Татарстан үзәк сайлау комиссиясендә белдергәннәр.

"Татарстан үзәк сайлау комиссиясе президентлыкка намзәтләрнең Татарстан дәүләт телләрен белүен тикшерү өчен вәкаләтләре юк" дигәннәр комиссиянең матбугат хезмәтендә. Алар шулай ук тел белү хакында таләп 2007 елда кул куелган Мәскәү һәм Татарстан арасындагы Шартнамәдә әйтелгәнен, һәм анда намзәтләр татар телен белүләре хакында теләсәләр, үзләре белдерә ала дип язылганын искәрткән. Шартнамә 2017 елда гамәлдән чыкты.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Татарстан президентының татар телен белергә тиешлеген әйтеп, Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевка хат җибәргән иде. Зәкиев намзәтләрнең татар телен белмәве Татарстан конституциясенең 91нче маддәсен бозу дип ассызыклады. "Сигез көн узды, хатка җавап юк" дип сөйләде Зәкиев Азатлыкка.

Татар иҗтимагый үзәге Татарстан үзәк сайлау комиссиясе намзәтләрнең республикада ике дәүләт теле – урыс һәм татар телләрен белүләрен тикшерү өчен имтихан уздыруын таләп итте.

ТИҮ шулай ук Татарстан президентлыгына ЛДПРдан намзәт булган Владимир Сурчиловка да мөрәҗәгать иткән иде. "Сез Татарстанның дәүләт телләрен беләсезме, сайлау кампаниясе вакытында татарча чыгыш ясарга әзерме?" дигән сорау бирде ТИҮ вәкилләре аңа.

Сурчилов ТИҮ вәкилләренең таләбен "канунсыз" дип саный. "ЛДПР һәрвакыт кануни таләпләрне хуплый. Намзәтнең татар телен белергә тиешлеге вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамәдә язылган иде, ә ул гамәлдән чыкты. Конституциягә ярашлы, татар телен белү таләбе президентка гына куела" дигән Сурчилов "Коммерсант"ка. Ул ТИҮне вәзгыятьне катлауландыруда гаепләгән һәм активистларның таләбен "дискриминациянең ачык билгесе" дип атаган. Сурчилов үзенең татар телен мәктәп програмы дәрәҗәсендә белүен дә әйткән.

30 июньдә ТИҮ әгъзасы Ринат Йосыпов Татарстан президентына намзәтләрнең татар телен белүен таләп итеп ялгыз пикетта торды.

"Татарча белмәгән Татарстан президенты татар мәнфәгатен беркайчан да кайгыртмаячак" диде Йосыпов.

Татарстан президентын сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән. Бүгенге көндә биш намзәт сайлауда катнашасын белдерде. Алар арасында Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.

XS
SM
MD
LG