Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституциясен үзгәртү: Кырымда тавыш бирүгә бюджет оешмалары җигелә


Кырым башлыгы Сергей Аксенов Русия Конституциясен үзгәртү өчен тавыш бирә
Кырым башлыгы Сергей Аксенов Русия Конституциясен үзгәртү өчен тавыш бирә

Кырым хакимияте Русия Конституциясен үзгәртү турында тавыш бирү эшенә ныклап алынды. Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең тавыш бирү-бирмәве исемлекләп тикшерелә.

1 июль Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирү өчен ял көне дип билгеләнгән булса да, Кырымда бюджет оешмаларында эшләүчеләрне тавыш бирергә өндәүләр инде 25 июньдә үк башланды.

Кайбер оешмаларда эшләүчеләрнең хәтта гаилә әгъзаларыгыз тавыш бирдеме, юкмы дип сораштыралар, аларны да тавыш бирергә өндәгән җитәкчеләр бар. Онлайн тавыш бирергә әзерләнгәннәрне дә тавыш бирү бүлегенә барып исемлек аша тавыш бирергә өндиләр, аерым кешеләрне тавыш бирү урыннарына махсус машиналарда китергән очраклар хакында рәсми булмаган хәбәрләр килә. Кырымда кайбер шәһәрләрдә күчмә тавыш бирү урыннары оештырылды. Бу хакта игъланнарны өйдән-өйгә йөреп тараталар.

Хәтта Татарстанның Тарих институтының Кырымдагы үзәгендә штатта булган берничә хезмәткәрне де тавыш бирдегезме дип Казаннан сораштырып торганнары мәгълүм.

Димәк, бу эш хакимият тарафыннан бөтен Русиягә җәелдерелгән дигән нәтиҗә ясарга була. Кырымда исә тавыш бирергә килгәннәрнең санына аеруча игътибар иткәннәре күзәтелә. Моның ике сәбәбе була ала: алдан тавыш бирү нәтиҗәләрен күзәтеп, җирле хакимиятләр кырымнарның бу тавыш бирүдә актив булмаганын аңлап чаралар күрә башлады. Икенче яктан, Кырым хакимияте Мәскәү алдында Кырымда барысы яхшы, халык Кырымның Русиягә кушылуы белән канәгать, тавыш бирү дәрәҗәсе дә моны раслый димәкче булалар.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов бу тавыш бирүдә барлык министрлар, җитәкчеләрнең регионнарга чыгып эшләгәнен белдерде. Кайбер мәгълүматларга күрә, ул Кефе (Феодосия) регионында тавыш бирүдә нибары ун процент кеше катнашканын белгәннән соң, министрларны, кем тиешле нәтиҗә күрсәтми, вазифасыннан алыначак дип кисәткән. Шул сәбәпледер, Кырымда бюджет оешмаларында эшләүчеләргә 26 июньнән ныклап тотындылар.

"Кырым өчен иң әһәмиятлесе — Русиянең бөтенлеге турында маддә"

"Кырымнар өчен Конституциягә кертеләчәк барлык үзгәрешләр дә мөһим, ләкин Русиянең бөтенлеге турындагысы кырымнар өчен аеруча әһәмиятле. Төрле заманнарда кайбер җитәкчеләрнең теләге белән ниндидер җирләрне сату, кемгәдер бирү очракларын ясак итү маддәсе дөрес дип саныйм. Без Путинга ышанабыз, ул бер вакытта да Кырымны ятлар кулына бирмәс. Русия дәүләтенең уңышлары беренче чиратта Путин белән бәйле. Аңа кабат сайланырга мөмкинлек бирү безнең төп максат", диде Аксенов "Милләт" кырымтатар телеканалына биргән әңгәмәсендә.

Аксеновның бу сүзләре Конституциягә үзгәрешләр кертүнең төп максаты нәрсә булганы, һәм дә тавыш бирү нәтиҗәләренең инде хәл ителгәненең бер күрсәткечедер. Тик бу үзгәршләрне легитимлаштыру өчен халыкның ничек тавыш бирәчәге түгел, ә ни дәрәҗәдә катнашуы хакимиятләр өчен бик мөһим бер мәсьәлә булып тора.

Кырым үзәк сайлау комиссиясе биргән мәгълүматларга күрә, 1 июль иртәнге сәгать 10га Кырымда миллионнан артык сайлаучы тавыш биргән, бу бар сайлаучыларның 70,26% тәшкил иткән.

Тик бу саннарның дөреслеккә никадәр туры килүен тикшерү мөмкинлеге юк. 2014 елда Кырымны Русиягә кушу "референдум"ында, төрле башка сайлауларда тавыш бирү нәтиҗәләренең ничек һәм нәрсәгә корылганы билгеле булган кебек, Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирүнең шул рәвешле оештырылуы беркемгә дә сер түгелдер.

Русия Конституциясен үзгәртү нәрсәгә китерәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00
XS
SM
MD
LG