Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Атаказ: "Үземнең блогта урысча сөйлисем килми"


Рәфис Атаказ
Рәфис Атаказ

Мәскәүдән Казанга күчәргә җыенучы режиссер Гаяр Нуриманов турында күптән түгел язган идек. Мәскәүдә яшәүче тагын бер иҗат кешесе — татар блогеры Рәфис Атаказ да Казанга күчәргә теләвен белдерде. Аның белән дә сөйләшеп алдык.

— Рәфис әфәнде, Казанга күчәм диюегез чынмы? Сәбәбе ни?

— Казанга күчүемнең сәбәбе — яшь барган саен, туган якка, туганнарга якынрак, татар мохитенә якынрак булу теләге. Мәскәү Мәскәү булса да, күңелнең Казанга күчәсе килә. Монда туганнарым якынрак, әнием якынрак.

— Сез тумышыгыз белән Чуашстаннан, Шыгырдан авылынннан, әйеме? Ә ник анда түгел, ник Казанга?

— Мин бит инде авыл кешесе түгел. Тордым инде мин заманында авылда. Хәзер авылда торасым килми. Кайдадыр шәһәрдә, зыялы, акыллы кешеләр янында торасы килә дигәндәй… Авылда нишлим? Перспективасы юк авылның.

— Мәскәү дә шәһәр бит инде, җитмәсә, мегаполис…

— Мәскәүдән китүнең тагын бер сәбәбе — шәхси сәбәп тә бар. Минем бер дустым үлеп китте, күңел халәтем хәзер бөтенләй башка төрле — Мәскәүне яратмый башладым. Сигез ай буе үзем карагач, үлемен бик авыр кабул иттем. Шуңа күрә, Мәскәү миндә ямьсез хатирәләр калдырды, димме соң… Шуңа күрә каласым килми.

— Казанда нинди планнар?

— План дип, план түгел инде. Мин бит инде татар теле буенча белгеч, кеше белән аралашырга яратам, нәрсә булса шул, шундыйрак эш табарга уйлыйм. Мин йөк ташучы булып эшкә барырга җыенмыйм инде, кемгәдер файда китерә торган эш, татар милләте, тел белән бәйле эш булса, бик мәслихәт булыр иде. Казанда бер-ике көн эчендә берничә кеше белән күрешеп кайттым, борчылма, бар да яхшы булыр дип өметләндереп җибәрделәр. Мин бит инде бүген үк рюкзагымны күтәреп Казанга чыгып китмим, әле җәй…

— Туганнарың ничек кабул итә бу теләгеңне?

Илһам килгәндә, бик күп материал чыгарып ташлыйм, илһам бетсә, туктап торам

— Минем туганнарым, Шыгырдандагы әнием мине һәрдаим хуплап тордылар. Мин нәрсә эшләсәм дә, кая гына барырга теләсәм дә, беркайчан да "юк, синнән булмый, син алай эшли алмыйсың, йөрмә", дип әйтмәделәр. Мин бүген, теләгем булып, Монголиягә китәм, дисәм, алар һичшиксез кулларыннан килгән кадәр ярдәм итеп, матди ярдәмме, физик ярдәмме, рухи ярдәмме, терәк булдылар, алар миңа беркайчан да каршы килмәделәр. Алар миңа ышаналар, минем кем икәнне беләләр, Шыгырданга кайт, авылда утыр дигән сүз юк. Безнең бертуганнар арасында һәрберебезгә шундый мөнәсәбәт — кем нәрсә дә булса эшләсә, шул теләкнең, шул планның яхшы якларын гына карап, шансларын эзлибез.

— Блогерлыкны дәвам итәчәксезме?

— Дәвам итәчәкмен. Әле бер-ике атнадан артык туктап тордым. Блогерлыкка килгәндә, мин бит инде үземне чын блогер дип атамыйм. Илһам килгәндә, бик күп материал чыгарып ташлыйм, илһам бетсә, туктап торам. Хәзер менә Казаннан кайттым, телефон элемтәсе эшләсә, һәркөнне нәрсәдер куеп, видеоматериал чыгарып торырга җыенам. Исән булсам, ташламыйм инде мин ул блогерлыкны, әлбәттә.

— Акча китерәме соң?

— Телефон сүнмәслек, интернет тотарлык акчасы бар. Мин бит матди ягын карамыйм, бу акча ягы рекламадан килә инде. Рекламны бик сайлап, иләктән уздырып алам, чөнки реклам бирүчеләр күп, төрле-төрле темалар бар. Мин халыкның, язылучыларымның кем икәнен беләм, миндә күбрәк зыялы, акыллы кешеләр, шуңа күрә юк-бар, надан әйберләр тәкъдим итәсем килми, тәкъдим ителгән ун рекламның икесен алам.

— Язылучыларың саф татар телендә сөйләшүчеләр, шулаймы?

Урысча нәрсәдер сөйлисем килми үземнең блогта. Ул бары тик саф татар телендә генә

— Әйе, якынча туксан проценты татар телле. Калган ун проценты — урысчалы-татарчалы, әдәби теманы аңламасалар да, көндәлек тормышта диалектларны кулланучы татарлар. Алар урыслашкан да түгел, урыслашмаган да түгел, яртылаш аңлый торган кешеләр бар. Алар миңа язгалый да: "Рәфис абый, урысча дубль ясыйсыгыз килмиме?" дип тә тәкъдим итәләр, без күбесен аңламыйбыз да, диләр. Мәскәүдә яшәүче дусларым, язылучыларым да бар, бер яктан карасаң, аңлыйлар кебек инде, без блог саф татар әдәби телендә генә, матур сүзләр кулланып сөйләшергә тырышабыз, аңламаганнары да бар. Аларга нәрсә тәкъдим итәм: өйрәнегез, дим, минем мисалда булса да, минем блогта булса да шуны тыңлап, аңларга тырышып, телегезне камилләштерегез, дим. Урысча ясыйсы, урысча нәрсәдер сөйлисем килми үземнең блогта. Ул бары тик саф татар телендә генә. Аның бит башында да язылган: "Татарча сөйләшеп маташкан мишәр".

— Казанда торып караган бармы соң моңа кадәр?

— Бар. Без 1999 елда Казанга китеп, 2005 елга кадәр сеңлем белән алты ел тордык. Унбиш ел Казанда булмадым, ничектер туры килмәде. Унбиш елдан соң әйләнеп кайткач, гомумән Казанны танымадым: унбиш ел эчендә бөтен нәрсә үзгәргән, анда бит инде Универсиада булды, башка чаралар булды, матурайган, үзгәргән. Безнең вакыттагы ниндидер биналар югалган, яңалары барлыкка килгән. Бөтенләй танымадым: бу инде минем Казаным түгел, бу инде бөтенләй яңа Казан. Иң беренче сорауга кайтып, шуны әйтим — шушы яңартылган, яшәргән Казанга кайтып, гомеремнең насыйп булган өлешен шушы Казанда яшисем килә. Мин яшәгән Казан халкы белән бүгенге Казан халкы бик тә аерыла, шушы яңа кешеләр белән яшәп карыйсым килә.

— Ә Мәскәү кешесе белән Казан кешесе аерыламы?

Казан халкы гадирәк, авылчанрак. Мәскәү халкы усалрак, дөньяга карашы югарырак

— Аерыла, аерыла. Безнең Мәскәүдә татар кешесен алсаң да, урыс кешесен алсаң да, аларның уйлау сәләте, интеллекты, яшәү дәрәҗәсе берәр баскычка югарырак. Казан халкы гадирәк, авылчанрак, димме соң. Күбесе авылдан килгән халык бит инде, кемгә барып төртмә, авыл килеп чыга. Мәскәү халкы усалрак, дөньяга карашы югарырак. Мәскәү халкына караганда, Казан халкы белән аралашуы, яшәве җиңелрәк, дип уйлыйм. Халык гади, ничектер үзебезчәрәк. Шуны гына алыйк: яңа гына Казанда булып кайттык, көне буе Казанда йөрдек. Таныш блогерлар Гамил Нур, Фәгыйлә Шакирова, башка дуслар белән очраштык. Урамда йөрисең — килеп исәнләшәләр. Ринат абый Таҗетдинне очраттык, гади генә исәнләшеп, хәлләр сорап сөйләшеп басып торды. Зур кеше, халык артисты бит ул! "Әйдәгез, чәй эчәргә, минем өй якында гына, өйдә сөйләшербез!" дип хатыны белән чакырып сөйләшә. Ә Мәскәүдә андый атаклы кешеләр белән чәйгә чакырышу түгел, сөйләшергә дә куркыныч бит.

— Казанга кайткач, урамда танып эндәшүчеләр юкмы?

—Бик күп. Мин Бауман урамын бик яратам, 2000нче елларда да ярата идем, бер башыннан икенче башына әкрен генә атлап, бер-ике мәртәбә башыннан ахырына атлап чыга идем. Блогер булгач, тиз генә ярты сәгатьтә Бауман урамының теге башыннан бу башына барып чыгып булмый хәзер. Әле берсе очрата "Син бит Атаказ", ди, әле икенчесе "Сез бит елаучан абзый", ди, тагын берсе "Сез бит "Мин" тапшыруында төшкән идегез", дип эндәшә, фотога төшәләр, автограф сораганнары да бар әле! Камал театры артын бик матур ясаганнар бит су кырыен, анда йөргәндә әллә ничә кеше килеп эндәште.

XS
SM
MD
LG