Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэрының улы җир кишәрлеген Осиновода түгел, Петровский авылында алган


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Таһир Метшин
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Таһир Метшин

Илсур Метшин улларының берсенә йорт салу өчен җирне чүп яндыру корылмасы янындагы авылда алачак дип вәгъдә иткән иде. 

Навальныйның Казандагы штабы шәһәр мэры Илсур Метшинның улы Таһир алган күчемсез милек турында видеоролик чыгарды. Таһир Метшин Татарстан Дәүләт шурасы депутаты һәм "Бәхетле" кибетләр челтәре Мөслимә Латыйповадан 2500 дүрткел метр мәйданлык җир кишәрлеге сатып алган. Ул Казан янындагы Петровский бистәсендә урнашкан.

"Кешеләр Казан янында чүп яндыру корылмасы төзелешенә канәгатьсезлек белдергәч, Илсур Метшин улларының берсенә завод янында җир алырга вәгъдә иткән иде. Шулай итеп шәһәр башлыгы корылма куркыныч түгел дип ышандырырга тырышты. Бу вакыттан инде ике ел узды, заводны төзи башладылар, ә Метшин вәгъдәсе турында оныткан, күрәсең. Аның бер улы чынлап та җир кишәрлеге алган, ләкин Осиновода түгел, ә Казан янындагы Петровский бистәсендә", дип яза активистлар.

Җирне Таһир Метшин 2019 елны 3 миллион сумга алган. Навальный штабында шулай ук аның бу җирне сатып алырлык акчасы булуга шикләнә, чөнки рәсми финанс хисапларга караганда, аның бизнесы табыш китермәгән. Ләкин шул ук вакытта былтыр ул Казан уртасында 80 миллион сумлык фатир да ала алган һәм абыйсы һәм сеңлесе белән Татарстан башкаласындагы зур йорт хуҗасына әйләнгән.

Моннан тыш, элегрәк Казан мэры Илсур Метшинның абыйсы һәм балаларының Казан үзәгендәге "Легатто" йортында дүртенче һәм бишенче катларның яртысын сатып алуы билгеле булган иде. Әлеге фатирларның гомум бәясе 200 миллион сум дип бәяләнә.

Навальныйң Казандагы штабы активистлары Метшин исеме белән бәйле күчемсез милекләр турында даими язып тора. Быел 20 гыйнварда Штаб вәкилләре Илсур Метшинның гаиләсе Фермское шосседагы йорт һәм аның янындагы бөтен җир кишәрлекләрен сатып алуын ачыклавы турында белдерде. Навальный вәкилләре Метшинның күчемсез милкенең бәясе 700 миллион сум дип әйтә һәм мэрның бу кадәр байлыкны ничек җыюы турында аңлатма таләп итә.

Аның милеген тикшерүне таләп итеп ялгыз пикетлар да узды.

XS
SM
MD
LG