Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Метшин чуп яндыру заводы янында улы өчен җир алачагын раслады


Илсур Метшин
Илсур Метшин

Татарстан һәм Казан җитәкчеләре Рөстәм Миңнеханов кушуы белән Осиново бистәсе янында чуп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучылар белән очрашты.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр янында чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучы экология активистлары белән очрашуда әлеге завод төзеләчәк Осиново бистәсе янында үзенең улы өчен җир алырга ниятләвен тагын бер кат әйтте. Мэр сүзләренчә, хәзер ул җир кишәрлеге эзли, завод төзелә башлаганчы аны сатып алырга җыена.

Чүп яндыру заводы янында улларының берсе өчен җир алырга теләве турында Метшин 2018 елның язында, “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр белән очрашу вакытында белдергән иде.

“Вәгъдә иткәнемчә, улларымның берсе күрше булачак. Шунда очрашканга кадәр. Мин чынлап әйтәм, без хәзер җир эзлибез. Төзелеш башланганчы мин җир алачакмын”, диде Метшин бүген экология активистлары белән очрашуда.

16 декабрдә чүп заводына каршы активистларның чатыр лагере көч белән таратылганнан соң алар Татарстан президентының халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә хат язып, республика җитәкчелеге белән очрашу үткәрүне сораган иде.

18 декабрдә Миңнеханов чүп яндыру корылмасы төзелеше турында фикер алышу өчен Казан һәм Осиново бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашу оештырырга кушты.

Очрашу 19 декабр иртәсендә узды. Хакимият ягыннан анда республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашты.

XS
SM
MD
LG