Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты: "Татарча белмәгән намзәтләр сайлауда катнашса, Татарстан Конституциясе бәдрәф кәгазенә тиң була"


Активист Кәшиф Гатин
Активист Кәшиф Гатин

7 июльдә Казанда ТИҮ активисты Кәшиф Гатин Татарстан президентына намзәтләр республиканың ике дәүләт телен дә белергә тиеш дигән таләп белән ялгыз пикет уздырды.

Гатин Бауман урамында уздырган пикетта "Прокурор Нәфыйков! Сурчилов, Михеев, Коробченко, Вәлиевне Татарстан президентына намзәт итеп теркәмәскә! Алар татарча белмиләр! Татарстан Конституциясенең 91 маддәсен бозалар!" шигарен тотып торды.

Пикетчы Азатлыкка Татарстан Конституциясе үтәлергә тиеш, президентка намзәтләр татар теленнән имтихан узарга тиеш, диде.

"Сурчилов татарча белмәгәнен үзе таныды. Калган нәмзәтләрнең татарча белүе дә шикле. Эш татарчаны бераз белүдә генә түгел, Татарстан президенты татар телен камил белергә тиеш. Төрле темаларда саф татарча терминология белән сөйләшергә тиеш.

Әгәр бу кешеләрне Татарстан президентына намзәт итеп теркиләр икән, үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевны канунны бозганы өчен эшеннән алырга кирәк", дип җиткерде.

Пикетчы сүзләренчә, Татарстанда татар телен таптыйлар, чөнки аңа ихтыяҗ тудырмыйлар. Телне юмалап өйрәтеп булмый, аңа карата тормышта сорау булырга тиеш.

"Кешеләр үзләренә кирәк булса, инглиз телен өйәнәләр бит. Бездә исә ихтыяҗны тудырмыйлар. Татарстанда татар телен канун белән таләп итергә кирәк. Ике теллелек безнең Конституциядә язылган.

Безнең җитәкчеләр, Шәймиевтән (Миңтимер Шәймиев - Татарстанның беренче президенты - ред.) башлап Мөхәммәтшинга (Фәрит Мөхәммәтшин - республика парламенты рәисе - ред.) кадәр бу канунны саботажлыйлар. Ягъни кулланылышка кертмиләр.

Барлык түрәләргә атттестация уздырырга кирәк. Хәтта өч-дүрт айга көрәк тотып эшләргә килгән үзбәк, таҗикка да дәүләт теле өчен имтихан уздыралар. Ә монда Татарстан президенты булырга җыенган намзәтләрдән дә берни дә таләп итмиләр. Шуңа күрә телгә ихтыяҗ юк та инде.

Татар телен өйрәнүнең механизмы бик гади - телгә ихтыяҗ гына тудырырга кирәк. Телгә сорау булса ул очракта телне өйрәнәләр", дип белдерде ул.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә Азатлыкка бу темада татар иҗтимагый үзәге көрәшне 20 июньнән бирле алып бара. Республика хокукчылары да, журналистлары да Татарстан Конституциясенең гамәлдә булуын аңларга тиеш, диде.

"Хокукчылар бу мәсъәләнең кискенлеген һәм әһәмиятен киметергә тырышалар. Хәзер Нәфыйков өчен дә, Мөхәммәтшин өчен дә, Миңнеханов өчен дә Татарстан ул дәүләтме, Татарстан Конституциясе үтәләме дигән мәсьәлә хәл ителә.

Шигарьдә язылган дүрт кеше Татарстан президентына нәмзәт булып теркәлсәләр һәм президент сайлауда катнашсалар, безнең дәүләт юк, безнең конституция бәдрәф кәгазенә тиң, дигән сүз булачак. Без моны аңларга тиеш", дип белдерде.

Татарстан президентын сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән. Бүгенге көндә биш намзәт сайлауда катнашасын белдерде. Алар арасында Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.

XS
SM
MD
LG