Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча сөйләшү клубының беренче очрашуында Азат Мифтаховны телгә алдылар


Татарча сөйләшү клубының беренче очрашуы
Татарча сөйләшү клубының беренче очрашуы

9 июль Казанда Татарча сөйләшү клубының беренче очрашуы үтте. Бу клубта татар телен үзара сөйләшүгә нигезләнеп өйрәтмәкчеләр. Кабан күле буенда ачык һавада фикерләшү форматында узган очрашуда Мәскәү изоляторында утыручы аспирант Азат Мифтахов та телгә алынды.

Чараны оештыручыларның берсе Ләйлә Гайнуллина Азатлыкка әйтүенчә, мондый очрашуның максаты — татарча бик яхшы белмәгән кешеләргә сөйләм телен өйрәтү.

Ләйлә Гайнуллина
Ләйлә Гайнуллина

"Бөтен кеше Тукай телен, әдәби татар телен өйрәнергә омтыла, ләкин без сөйләм телен онытабыз, яшьләрне дә татар теле белән кызыксындыру өчен шушындый клуб оештырырга булдык, диде ул.

Очрашуга килүчеләр башта кыскача гына үзләре белән таныштырды, татар телен ни өчен өйрәнергә теләүләре турында әйтте.

Фитнес клубта җитәкче булып эшләгән Марсель исемле егет кечкенәдән гаиләдә урысча сөйләшеп үсүен, татарча бик әйбәт белмәвен һәм хәзер яхшылап өйрәнү өчен шушы клубка килүен әтте.

Эколог булып эшләгән 56 яшьлек Рөстәм, татарчаны туган теле булганы өчен өйрәнергә теләвен, киләчәктә оныклар тугач, алар белән татарча сөйләшергә теләвен әйтте.

40 яшьлек галим, эшмәкәр, математик Виталий Сармаев, соңгы 20 елда күп кенә илләрдә яшәдем һәм татарча сөйләшмәдем, монда татар телен тагын бер кат искә төшерү өчен килдем, диде.

25 яшьлек эшмәкәр Рамил, әти-әнием татарча бик яхшы сөйләшсәләр дә, мин бик начар беләм, татар теле минем туган телем, үзем Казанда яшим, әти-әнием татар, ә мин туган белемне белмим, миңа бик оят, дип әйтте.

Башкортстаннан берничә ай элек Казанга күченеп килгән Гөлшат татарча аңласа да, бу телдә сөйләшә алмавын белдерде. Сөйләм телен өйрәнәсем килә, диде ул.

Татарча сөйләшү клубының беренче очрашуында Азат Мифтаховны телгә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:56 0:00

Очрашу татар телендә барды. Татарча сүз таба алмаучыларга шундук ярдәмгә килделәр. Катнашучыларга интернетта иң күп очрый торган урыс сүзләрен татарча әйтү кебек биремнәр бирелеп, фикерләшүләр уздырылды.

Ахырдан һәр кешегә 2020 елны өч сүз белән ничек аңлатыр идегез, дигән сорау бирелде. Марсель 2020 елны авырлык, эссе, яхшы кәеф, яхшы төркем, дигән сүзләр белән сурәтләде. Гөлшат, минем өчен 2020 ел үсеш, үзгәреш, читләшү сүзләре белән истә калды, дип әйтте.

Виталий, минем өчен 2020 ел дүрт сүздән тора: "Азат иректә булырга тиеш" диде һәм ни өчен икәнен беләсезме дип катнашучылардан сорады. Җавап булмагач, аңлатып бирде.

"Кичә Мәскәүдә математик, галим, татар телен Тукайдан да яхшырак белүче Азат Мифтахов мәхкәмә алдына басты. Аның сәбәбе әһәмиятсез. Азатны инде ел ярым төрмәдә тоталар. Төрмәдә аның тәненә Гайсә пәйгамбәргә кебек кадаклар кадап караганнар. Бу котычкыч. Шуңа күрә бу дүрт сүз 2020 елда барлык татарлар өчен төп сүзләр булырга тиеш", диде Виталий.

Алып баручының, Сезгә бу сүзләр ни өчен бик мөһим, дигән соравына җавап итеп Виталий үзе язган текстны укып күрсәтергә рөхсәт сорады.

"Азат иректә булырга тиеш!

Без телне сакларга кирәк дибез, аның өчен ниндидер сихри әфсеннәр кирәк дип уйлыйбыз, шул мәсьәләне чишәр өчен катлаулы оешмаларга нигез салып, кирәге булмаган кыйбатлы җыелышлар үткәрәбез, төлкене тотар өчен фил сыярлык ау-капкыннар куймакчы булабыз. Әмма телне саклаучыларның бар сорауларына бер бик гади һәм шул ук вакытта тулы мантыйклы җавап бар. Ул җавап эчтән бер-берсенә бәйләнгән ике өлештән тора — татар теле булсын өчен (1) татар телендә сөйләшүче фәнни җәмәгать кирәк һәм (2) татар телендә табигый гыйлем алу кирәк.

Татар театрлары, татар тамашалары, урамдагы алтакталар, радио һәм телевидение тапшырулары, газет һәм журналлар турында әйтү кирәкми дә хәтта. Алар барысы да белем алу теленнән чыгарма гына булып торалар һәм фәнни җәмәгатьтә үзләреннән үзләре килеп чыгалар.

Ә фәнни җәмәгать нәрсә соң ул? Ул — галимнәр бердәмлеге, математика, физика, химия, геология, кибернетика, лингвистика һәм башка гыйлем өлкәләрендә белгечләрнең бердәм тере аралашу нәтиҗәсе. Бу урында без беренче мантыйкый хатаны ясыйбыз, табигый белемнәр галимнәре оешмасын тел белгечләре төркеменә кадәр тарайтабыз.

Тел — аралашу ысулы, ягъни кешедән кешегә мәгънә тапшыру чарасы, мәгънәнең төгәл йә булмаса хисле булуы сөйләүченең теләгеннән, фикер йөрешеннән һәм осталыгыннан тора.

Ә без нәрсә эшлибез? Татарның җәүһәр галим әгъзаларын юк итүгә юл куябыз. Мәскәүдә 8 июльдә татар математигы Азат Мифтаховны хөкем итү башланды. Әһәмиятсез сылтау табып татар галимен инде ел ярым буе зинданда тоталар, хәтта зинданда аңа карата җәзалар кулланалар. Тәненә сырлы кадак борып кертмәкче булганнар — котычкыч хәл! Котычкыч! Ә без нишлибез? Йә белергә теләмибез, йә белмәгәнгә сабышабыз, йә куркак куян кебек бу безгә кагылмый дип үз шәүләбездән куркып яшибез.

Әгәр дә татар теленә үле телләр зиратында кабер казуны башларга теләмибез икән, татар телле галимнәрне саклыйк. Аның өчен Азатны яклап барлык ил башлыкларына дип аталган бу мөрәҗәгатькә кул куярга өндим", дип сөйләде Виталий Сармаев.

Кабан күле
Кабан күле

Оештыручылар сүзләренчә, татарча сөйләшү клубының киләсе очрашулары җәй көннәрендә һәр пәнҗешәмбе ачык һавада узачак. Алга таба татарча сөйләшү темасына чыгыш ясар өчен спонсорлар ярдәме белән ябык урыннар табып, кунаклар чакырып, тулырак курслар уздыру да планлаштырыла.

Һәркем өчен ачык һәм түләүсез булачак клубның татарча өйрәнү форматларын киләчәктә лекцияләр, экскурсияләр, татарча фильмнар карау, сорау-җавап, төрле уеннар рәвешендә оештыру да уйланыла.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

XS
SM
MD
LG