Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коронавирус таралуга башка авырулар турында оныттылар"


Лилия әбисе Рәйсә ханым белән
Лилия әбисе Рәйсә ханым белән

73 яшьлек Рәисә Мөхәммәтованы дәваларга хастаханәдә белгечләр таба алмыйлар, ди оныгы Лилия. Аларга табиблар түрәләр аша 7нче хастаханәгә барырга киңәш иткән.

Коронавирус тарала башлау белән Татарстанда 14 хастаханәне ковид-һоспиталь итеп үзгәрттеләр. Анда дәваланучыларның бер өлешен башка хастаханәләргә күчерделәр, икенче өлешен өйгә кайтарып җибәрделәр. Һоспитальләштерүдән баш тарту очраклары да бар. Шундый очракка таруын Казанда яшәүче Лилия Фәйзуллина сөйләде. Ул Азатлыкка үзе мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, 73 яшьлек әбисе Рәисә Мөхәммәтовага һаман да дөрес диагноз куя алмаганнар. Моның сәбәбе – табибларга кытлык булуда, һоспитальләштерергә теләмәүләрендә һәм кирәкле хастаханәгә кабул итмәүләрендә. Аңа табиблар зур түрәләр аша 7нче хастаханәгә күчәргә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, Рәисә ханымның сәламәтлеге яхшырмый. Оныгы сөйләвенчә, коронавирус таралу белән башка авырулар икенче планга күчкән. Ул сәламәтлек саклау министрлыгына ышанычы бетүен дә әйтте.

— Лилия, башыннан сөйләгез әле. Әбиегез кайчан хастаханәгә эләкте? Ничек дәваладылар?

— Ул 16нчы хастаханәгә мартта эләкте. Анда ревматоидлы артрит диагнозы куйдылар. Аңлавымча, дәвалап бетермәделәр. Теләкләре булмадымы, әллә мөмкинлекләре юк идеме - белмим. Авырган килеш хастаханәдән чыгардылар. Ул вакытта әби үз аякларында йөри ала иде. Тиешле дәвалау булмагангамы, ул йөрүдән туктады. Чөнки аңа йөрү авыр. Хәзер дә ул йөри алмый, хәле авыр.

— 16нчы хастаханәне ковид һоспиталь итеп оештырдылар. Шул сәбәпле кайтарып җибәрделәрме?

— Безне өйгә кайтарып җибәргәннән соң бер атна узгач хастаханәне яптылар.

— Аны һоспитальләштерүдән баш тарттылармы?

— Алар һоспитальләштерүдән баш тартты. Иң кызыгы – хастаханәдән чыгарганда киңәш кәгазе бирелде. Анда һоспитальләштерергә кирәк дип язылган. Берничә тапкыр ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырдык. Алар берни эшли алмыйбыз дип кире борылып киттеләр. Шуннан соң хосусый клиникаларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алар да хастаханәгә салу кирәк диде. Ләкин хастаханәгә беркем алмады. 10 июньдә талаша-талаша РКБ-2 хастаханәсенә урнаштырдык. Соңгы тапкыр ашыгыч ярдәм хезмәте булышты.

— Димәк, хәзер Рәисә апа РКБ-2дә дәвалана. Аның хәле ничек? Дәвалауның файдасын күрәсезме?

— Хәзер куелган диагноз зур шик астында. Чөнки өч атна хастаханәдә ятканнан соң гына нидән авыруын билгеләделәр. Диагнозы – спондилит һәм дисцит. Ләкин бу авыруның күренешләре әбидә күзәтелми. Беренче диагноз – ревматоидлы артрит иде. Без хастаханәгә эләгүгә монда ярдәм итә алмыйбыз диделәр. Шуннан соң без сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Алар РКБ-2дә барлык белгечләр дә бар диде. Хәзер безнең вазгыять шундый – минем әби башка профильле бүлектә ята һәм аңа берничек тә ярдәм итә алмыйлар. Аны башка бүлеккә күчерә алмыйбыз диләр. Әбине өйгә кайтарып җибәрергә уйлыйлар. Аның хәле яхшырмый, бик каты интегә, йокламый һәм ашамый, авыруны баса торган наркотик матдәләрдә генә тора, ләкин ул да булышмый.

— Ә ни рәвешле диагнозы үзгәрде?

— Ревматоидлы артрит диагнозы авыру тарихыннан бөтенләй юкка чыкты. Иң башта остеопороз диагнозы куйдылар, хәзер астиацит (04.05). Ниндидер аңлашылмый торган әйбер. Безгә корсет кияргә кушылды. Моны невролог-табибә безгә ортопед белән киңәшләшеп эшләвен әйтте. Аннан беренче тапкыр травматолог килде һәм дөрес корсет алмавыбыз турында белдерде.

Аны авыруны басучы дарулар белән тоталар, ләкин берсе дә ярдәм итми. Чөнки организм инде ияләнә башлады. Табиблар бу бүлектә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз диләр. Безгә 7нче һәм тагын ниндидер хастаханәгә барырга кушалар. Беркем дә әби үлә дип әйтми. Бу дәвалана торган әйбер, ләкин РКБ-2дә башкарып булмый диләр. Шуңа да безне хастаханәдән чыгарырга телиләр.

Хәзер әбигә кулын күтәрү дә, борылу да, сөйләшергә дә, суларга да авыр. Безгә бу гадәти хәл дип ышандыралар.

— Сез табиблардан зарланасыз. Гомумән, РКБ-2 хастаханәсендә мөнәсәбәт нинди?

— Башта яхшы аралаштылар. Хәзер без янәсе әбине хастаханәдә калдырырга телибез дигән кебек карыйлар. Янәсе, әбине өйдә карарга теләмибез.

Безне 3 июль хастаханәдән чыгарырга тиешләр иде. Әбине хәзер бабай карый. Ул аның хәле яхшырмавын әйтте. Аны өйгә кайтару, транспортировка мәсьәләсе дә кыен. Чөнки ул кулын да күтәрә алмый. Һәм безгә хастаханәдә озагракка кала аласыз дип кинәт кенә әйттеләр. Шулай ук травматологны да чакырдылар. Ул да өйгә кайтарырга кирәк, ярдәм итеп булмый ди. Алар кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәрен әйтә. Нәрсә эшләдегез, авыру бетмәде дидек. Без сезгә алдан ук ярдәм итә алмыйбыз дип кабат әйттеләр.

— Сез сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек дидегез. Алар нәрсә ди? Министрлык булышамы?

— Коронавирус башлану белән башка авырулар каядыр юкка чыкты. Йөрәк өянәге (инфаркт), баш өянәге (инсульт) белән авырган кешеләр онытылды. Безне иң башта 7нче хастаханәдән табиб-ревматолог өйдә карады. Ул 7нче хастаханәдә безне кабул итәргә әзер, урыннар бар, ләкин анда югарыдагы түрә аша гына эләгергә булуын әйтте. Министр, яки башка кешеме – белмим. Бу безгә сәер хәл кебек тоелды. Ни өчен шулай? Бөтенләй аңлашылмый.

Сәламәтлек саклау министрлыгына ышаныч бетүгә тагын бер факт – алар кайсы хастаханәдә нинди табиблар булуын белми. РКБ-2 ярдәм итә алмыйбыз ди, ә министрлыкта анда барлык белгечләр дә бар дип ышандыра. РКБ-2дә әйтүләренчә, 7нче хастаханәгә югарыдагылар белән сөйләшеп кенә эләгә аласыз диләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы бездә андый әйбер юк, ди. Ниндидер аңлашылмый торган хәл.

* * *

Азатлык аңлатма алырга теләп Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәгенә сораулар да юллады, әмма әлегәчә җавап ала алмады. Шалтыратуларга: "Соңрак җавап бирербез" дисәләр дә, аннары телефонны алучы булмады.

Азатлык министрлыктан җавап көткән арада Рәисә Мөхәммәтовага операция ясалганы билгеле булды. Лилия Фәйзуллина әйтүенчә, операцияне бөеренә ясаганнар. "Хәзер ул шул ук РКБ-2дә, урология бүлегендә ята", диде ул.

XS
SM
MD
LG