Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авырулар үтенеченә карамастан, табиблар тест ясауга каршы килә


Татарстанда кинәт авырып киткән кешеләр табиблар аларга коронавируска тест ясарга теләми дип зарлана. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә язалар. Азатлык шундый хәлдә калган ике авыру белән сөйләште.

Казанда яшәүче өч бала анасы Ләйсән (исеме үзгәртелде) кинәт кенә авырып киткәч, коронавирус дип шикләнеп тест бирергә теләгән, әмма ул мөрәҗәгать иткән өч табибның берсе дә аны тестка җибәрмәгән.

"Май уртасында авырый башладым. Иртән торам, барысы да яхшы кебек, кичкә температура 37,2гә күтәрелә. Тән чемердәп торган кебек. Кич белән парацетамол эчеп ятам да торганда хәл яхшырган кебек була. Шулай итеп өч көнләп эшкә йөрдем. Өч көннән соң кан басымым 180гә кадәр күтәрелде. Калтырата башлады, аяклар боз булды.

Шуннан инде тора алмый башладым. Температура алай югары да түгел кебек. Иң күбе 37,4 булды. Әмма үземне бик начар хис иттем. Шуннан өйгә табиб чакырттым. Күпләр ашыгыч ярдәм бик озак килә дип зарлана, әмма миңа бик тиз килде. Каядыр якында булгандыр, күрәсең. Бернинди чумага каршы костюмы да юк, гади битлектән генә иде.

Ул хәтта өйгә дә кермәде, фатирга кергәндә аяк киемен сала торган урыннан ерак узмады. Кан басымым югары күтәрелде дигәнгә генә килгән булып чыкты. Ишек төбендә сулышымны тыңлады, температурамны үлчәде. Температура 38гә кадәр күтәрелсә парацетамол эчегез, диде. Гомумән температура аны бөтенләй кызыксындырмады, шул "кан басымыннан ни эчәсез" дип кызыксынды." Элек бер дару әйткәннәр иде, әле эчкән юк" дигәч, "шуны эчегез", диде. Тагын күбрәк чәй эчәргә кушты. Мин инде коронавирус дип шикләнеп тест тапшыру мөмкинлеген сорадым. "Сезнең тест бирергә бернинди сәбәп юк" диде дә китеп барды", дип сөйли Ләйсән.

Шуннан аның хәле тагын да начарланган, диарея башланган, күз кабаклары шешкән.

"Күз кабакларым көрән төскә керде. Кан басымы да уйный. Аяклар берни сизми. Шуннан хастаханәгә алып китәрләр инде дип булдыра алганча кирәк-яракларны әзерләп куйдым да, кабат ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым. Тәнем берни сизми, оеды дип әйттем. Шуннан бераздан шалтыратып: "бер як кына сизмиме, яки ике як та сизмиме?", дип cорадылар. Бер як кына булса инсульт булуы ихтимал икән. Мин инде ике як булуын әйтттем. "Ярар, поликлиникадан бригада җибәрербез, көтегез", диделәр.

Табиб килгәч, кан кислородын карады, барысы да яхшы диде. Аннары сулышны нәрсәдер томалый кебек. Бу хакта әйткәч, "бронхит", диде. Шуннан тагын "коронавируска тест бирим әле" дип сорадым, чөнки температураны төшереп булмый. Ул әлләни югары да түгел, әмма төшереп булмый. Берни ашыйсы килми, дүрт килога ябыктым. "Юк, сезгә тест бирү ихтыяҗын күрмим" диде. "Алайса һичьюгы томография ясасам ярыймы", дип сорадым. Шуннан ренгентка кәгазь язып бирде, әмма температура белән килсәгез, сезне поликлиникага кертмәячәкләр, диде. Температураны төшерергә кушты. Температураны төшерә алмадым, шулай да барырга булдым. 37,2 температура белән киттем, әмма бер сүз дә әйтмәделәр, кертеп җибәрделәр. Рентгенга төшергәч "бронхит" диделәр.

Шуннан табибка керү өчен бер сәгатьтән артык чиратта тордым. "Температура төшми, элегрәк язып биргән даруның бүген соңгысын эчәм, аннары нишләргә?" дип сорадым. "Парацетамол эчегез" диде дә шуның белән шул. Көтеп утырган бер сәгатем бик кызганыч булды. Аннан да "тест бирергә мөмкинме "дип сорадым. "Бронхитта тест ясамыйбыз" диде дә бетерде. Шуннан кайтып киттем.

Элек хастаханәдә эшләгән бер танышым бар иде. Ул элекке хезмәткәрләреннән белешеп, яхшы антибиотик әйтте. Шуны бер атна эчтем. Җиде көн эчкәч кенә температура төште. Ә табибларның берсе дә шалтыратып та, килеп тә карамады. Ярый шул таныш табиб булды әле", ди Ләйсән.

Ул гаилә танышлары да табиблардан ярдәм көтеп ала алмагач, Мәскәүгә шалтыратып зарлануларын сөйләде.

"Биш көн температурасы 39 торган. Ашыгыч ярдәм чакырып шалтыратканнар, әмма килүче булмаган. Мәскәүгә ниндидер сәламәтлек саклау идарәсенә шалтыратып зарлангач кына ашыгыч ярдәм машинасы килгән. РКБга алып киткәннәр. Анда коронавируска тест ясаганнар, температурасын төшергәннәр дә төнге 3тә кайтарып җибәргәннәр. Берничә көннән соң тесты әзер булган, коронавирус расланган. Аннары килеп хастаханәгә алып киттеләр, гаилә әгъзаларын тикшерделәр", ди Ләйсән.

Ләйсән әйтүенчә, тестны акча түләп ясатырга теләүчеләр дә түләүле хастаханәләргә керә алмый, чөнки температура белән кабул итмиләр.

"Аннары ул вакытта тора алмаслык хәлдә ятасың һәм каядыр бару бик авыр. Башка вакытта бит дару эчкәч температура төшә дә рәхәтләнеп китәсең, ә монда температураны һич төшереп булмый", ди ул.

* * *

Чаллыда да коронавирус симптомнары булса да, күпләр табибларның тест ясамауларыннан зарлана. Тагын бер мәсьәлә, Чаллыда, үпкәләрне тикшереп компьютер томографиясенә чират бик зур. Хәтта, түләүле клиникаларда да, иң якын язылу көне 9 июль.

Чаллыда яшәүче Айнур Әхмәтов (исеме үзгәртелде) үзен 7 июньдә начар хис итә башлый, температурасы 38,1 дәрәҗәгә күтәрелә, берничә көннән ютәле барлыкка килә.

"5 июньдә абыйларым белән күлгә балык тотарга барган идек. Ул көннәрне яңгыр да яуды, һава да салкынча иде, өйгә кайтып температура күтәрелгәч, салкын тигәнгә сылтап, өйдә булган даруларны эчтем. Ике көннән температура төште. Шуннан соң ютәл барлыкка килде һәм температура тагын күтәрелә башлады. Югары булмаса да гел 36,8- 37,5 арасында "уйнап" торды. Бер мәлгә ис һәм тәмне сизү юкка чыгып алды, аннан яңадан сизә башладым", дип сөйләде Айнур Азатлыкка.

Айнур сүзләренчә, гаиләнең табиб булып эшләгән танышы бар, шул танышы кирәкле даруларны язып, өйгә терапевт чакыртырга кушкан. Терапевт короновируска тест алырга тиеш, дип әйткән.

"Ул вакыт ял көннәренә туры килгәч, таныш табибыбыз язып биргән даруларны эчә башладым, эш көне җиткәч, сеңлем сырхауханәгә шалтыратып терапевтны чакыртты. Терапевт килеп, температураны үлчәмәде, бары тик температурагыз ничә дип сорашты гына. Сулышымны тыңлады. Сулышыгыз бераз авыррак, әмма гыжлау юк, диде. Мин инде моңарчы эчкән даруларны күреп "Әллә инде ашыгыч ярдәм чакырткан идегезме, каян бу даруларны эчәргә кирәклеген белдегез?", дип сорагач, сеңлем, таныш табибыбыз әйтте, диде. Терапевт шул даруларны эчүне тагын бер атна дәвам итәргә кушты һәм ютәлдән сироп һәм үлән чәе эчәргә кушты", диде ул.

Короновирус таралган вакытта һәр кешенең тикшеренеп, үзендә бу йогышлы чирнең булмавына инанасы килә. Айнур короновируска тест ясатырга сорагач, терапевт баш тарткан.

"Өйдә берүзем түгел, гаиләм белән яшим бит, өйдәгеләргә дә зыян килмәсен дип, тикшеренәсе килә. Терапевттан тест ясамыйсызмы, тәм, ис сизү дә югалып алган иде дип сорадым. ОРВИ булганда да тәм, ис сизү югала ала, әлегә тест ясамыйбыз, бер атнадан приемга килерсез, дип әйтте.

Аллаһка шөкер, таныш табибыбыз көн саен диярлек хәлләрне сорашып торды. Терапевт килде, әмма тест алмады дигәч, Конституциягә тавыш бирү алдыннан статистиканы бозарга теләмиләрдер, шуңа күрә тест ясаудан баш тарталар, дип әйтте. "Ясамасалар, ясамасыннар, түләүле булса да, үпкәләрне компьютер томографиясен ясатып үзең тикшереп кайт", диде. Әмма түләүле клиникаларда да томография узуның иң якын көне 9 июль. Бер клиникага шалтыраткач, телефонны да алмыйча, автоответчик "Пандемия вакытында үпкәләргә томография ясамыйбыз”, дип җавап бирде", диде ул.

Айнур инде хәле рәтләнгәч бу көннәрдә эшкә дә чыккан булган, әмма аңа коронавирус булмау турында тест алып килергә кушканнар. Тест ясатканчыга кадәр өйдән эшләргә рөхсәт ителгән.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG