Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ашыгыч ярдәм авызыннан күбек китә башлагач кына килде"


Архив фотосы
Архив фотосы

Казанда яшәүче Әлфия ханымны ашыгыч ярдәм машинасы авызыннан күбек китә башлагач, туганнары тавыш чыгаргач кына алып киткән. Кызында коронавирус ачыкланса, үзендә инсульт дигәннәр.

Татарстанда ашыгыч ярдәм авырулар янына килергә ашыкмый кебек. Гомумән, коронавирус чорында табиблар авыруларны күбрәк өйдә калдыру яклы. Мисал өчен, Казанда яшәүче 62 яшьлек Әлфия ханым (исеме үзгәртелде) хәле начарайгач, авызыннан күбек китеп аңын югалта башлагач, ашыгыч ярдәм чакыртканнар, инсульт булу ихтималын фаразлап аны Казанның 12нче хастаханәсенә алып киткәннәр. Туганы Гөлфия ханым (исеме үзгәртелде) Азатлыкка сөйләвенчә, табиблар "тикшердек, инсульт түгел" дигән. Сулышы бетә башлагач, Әлфия ханымга кислород мендәре биргәннәр.

"Шул ук көнне РКБдан ашыгыч ярдәм машинасы килеп алачагын һәм анда күчерәчәкләрен әйткәннәр. Сәгать кичке алтыда дип әйтсәләр дә, ул килмәгән. Гаилә әгъзалары борчылып төрле урыннарга шалтыратып караган. Сәгать кичке тугызлар тирәсендә ашыгыч ярдәм машинасы килгән. "Кислород мендәре сулап яткан аңсыз хәлдә без аны алып китә алмыйбыз, махсус җиһазланган, юлда сулый торган җиһазлы машина кирәк" дигән сылтау белән алар кире киткән. Сәгать кичке 11 тулганнан соң гына башка төрле ашыгыч ярдәм машинасы килеп, Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) алып киткән.

"РКБда безгә аңында булмаса да, инде үзе сулый башлады диделәр. "Коронавирус чире бармы?" дип сорагач, үпкәсе 25 процентка зарарланган иде, әмма аннары яхшырган дип әйттеләр.

Шуннан аның 7нче хастаханәгә күчерелгәнен ишеттек. Көчле инсульт дигән диагноз куйганнар. "Без монда коронавирустан дәвалыйбыз, ә инсультны дәвалау өчен аны 7нче хастаханәгә илттек" диделәр. Ул хәзер шул хастаханәнең бишенче катында реанимациядә ята", диде Гөлфия ханым.

Әлфия ханымны 12нче хастаханәгә алып киткән көнне (21 май) аның белән бергә яши торган 32 яшьлек кызының да хәле начарайган.

"Ашыгыч ярдәмгә шалтыратканнар, әмма берсе дә килмәгән. Ире алып барган Казан хастаханәсендә аны кабул итмәгәннәр. Шуннан температурасы күтәрелгәч, тамагы да авырткач икенче көнне иртән ашыгыч ярдәм машинасы Казанның инфекция хастаханәсенә алып киткән. Анда тикшергәннәр дә: "хәлегез авыр түгел, теләсәгез кайта аласыз" дип кайтарып җибәргәннәр. Шуннан ул өендә тагын катырак авырый башлады. Дарулар булышмады. Инфекция хастаханәсенә баргач, анализлар биргән иде, кичен инде шалтыратып коронавирус раслануын әйткәннәр. Аны да 7нче хастаханәгә салганнар. Хәзер әнисе 5нче катта инсульт белән, кызы коронавирус белән дүртенче катта ята", диде Гөлфия ханым.

Аның сүзләренчә, Казанда ашыгыч ярдәм машиналары озак йөри, Әлфия ханымны да авызыннан күбек китә башлагач, тавыш куптаргач кына алып киткәннәр.

"12нче хастаханәгә алып килгәч тә гади бүлмәдә тик яткырганнар, малае килеп: "Ник болай ята, үлгәнен көтәсезме?" дип тавыш чыгаргач кына: "Тикшердек, инсульт юк" дигәннәр. Бу бит инде ялган. Димәк, вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәде дигән сүз. Шуңа чире тирәнәйгәннән-тирәнәйде", ди Гөлфия ханым.

Аның сүзләренчә, авырулар саны арта бара, табиблар да, шәфкать туташлары да арыган.

"Бу хакта психологлар да әйтә. Медицина хезмәткәрләре инде дилбегәне җибәрде", дип саный Гөлфия ханым.

Казанда журналист булып эшләүче Альбина Асылгәрәеваны шулай ук авырып киткәч, поликлиникадан килеп карамаганнар. Бу хакта ул үзенең Инстаграмында язды.

"Мин ковидка тест ясаттым. Ул расланды. Тестны температура күтәрелү, ангина һәм ис тоймый башлау сәбәпле ясарга булдым. Түләүле тест ясаттым. Поликлиника табибларын тест ясау өчен өйгә чакырткан идем, алар килүдән баш тартты, аның каравы, ике атналык больничный һәм ОРВИдан дәвалану кәгазе язып бирделәр", диде ул.

Коронавирус булуы ачыклангач Роспотребнадзор: "Өйдә утырыгыз. Карантин" дигән язу җибәргән.

"Иң кызыгы, әгәр мин үз теләгем белән тест ясатмаган булсам, беркем дә миндә коронавирус икәнен белмәс иде. Мин үз эшләрем белән урамга чыгар, дуслар янына, эшкә барыр идем, шулай ук әбием янында булып кайтыр идем", ди Альбина Асылгәрәева.

XS
SM
MD
LG