Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коронавирус акчалары": сүздә бар, чынбарлыкта юк


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан һәм Башкортстанда медицина хезмәткәрләре арасында Путин вәгъдә иткән өстәмә акчаларны алмаучылар бар. Күбесенә сез коронавируслы авыруларны дәвалауда турыдан-туры катнашмагансыз дип аңлатканнар.

Русия президенты Владимир Путин апрель-июнь айларында COVID-19 белән авыручы пациентлар белән эшләүче табибларга аена 80 мең сум, шәфкать туташлары, фельдшерларга һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү табибларына аена 50 мең сум, кече медицина хезмәткәрләренә, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарын йөртүчеләргә 25 мең сум түләнәчәген әйткән иде.

Карарда әлеге акчаларның түләнү нечкәлекләре турында төгәл бәян ителмәде. Кайбер төбәкләрдә хастаханә җитәкчеләре табиблар, шәфкать туташларына коронавирус йоктыручы янында ничә сәгать һәм минут уздыруына карап тиенләп түли башлагач, зур шау-шу купты.

Путин табибларга минут-сәгатьтән чыгып түләү турында сүз булмады, өстәмә акчалар коронавирус йоктырган кеше белән эшләгән медицина хезмәткәрләренә бирелергә тиешлеген әйтте. Түләүнең соңгы көне дип 15 май билгеләнсә дә, Татарстанда һәм Башкортстанда күпләр әлеге акчаларны ала алмаган.

Дүшәмбе көнне Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка медицина хезмәткәрләренә өстәмә акчаларны түләмәү ярамаганлыгы турында кисәтү ясады. Прокуратура Татарстанда әлегә бу өлкәдә барысы да тәртиптә, бернинди хокук бозу очрагы теркәлмәгән һәм бу кисәтү профилактика максатыннан гына игълан ителде дисә дә, Азатлык сөйләшкән Казанның бер шәфкать туташы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын йөртүче әлеге акчаларны алмауларын сөйләде.

Казандагы поликлиникаларның берсендә эшләүче шәфкать туташы (исемен әйтмәүне сорады) нигездә коронавирус белән авыручыларның якыннарыннан анализлар алу өчен өйләргә йөри. Аңа апрель ае өчен хезмәт хакына бернинди өстәмә акчалар да килмәгән.

— Безгә башта түләнәчәк дип ышандырдылар, әмма аннары "Ник юк?" дип сорагач: "Сез пычрак ("кызыл зонада") эшләмисез дип җавап кайтардылар. Кизү торганда мин авырулар янына "мазок"лар алырга барам, әмма бездә көн дә бу эш белән шөгыльләнүче инфекционистларга да мең ярым гына түләделәр. Алар инде ике ай буе бу эшне тартып бара.

Шулай да 17 май минем кизү көнем иде һәм бездән ничә коронавирус расланган авыручы янында булуыбызны язып алдылар. Бары коронавирус расланган кешеләр янына бару өчен генә түлибез дип әйттеләр. Шул соңгы тапкыр кизүдә булган шимбә-якшәмбе көнне генә исәпкә алдылар, ә элеккеләре шулай игътибарсыз кала торгандыр инде. Аларны сораучы булмады.

— Сез турыдан-туры коронавирус белән авыручылар янында эшләмәсәгез дә, авыру йоктыру куркынычы бармы?

— Әйе, без куркыныч астында. Чакыру белән анализ алырга чыгып киткәндә чумага каршы костюмнардан, битлекләрдән барабыз, әмма барыбер куркабыз. Мисал өчен барлыгы коронавирус белән авыручы 11 кеше янында булдым. Андыйлар саны арта гына бара.

— Сез бу өстәмә түләүләр бирелмәүне каядыр шикаять итәргә җыенасызмы?

— Минем белән эшләгән хезмәттәшләрем бик ачулы. 15 майны көтәбез дә, булмаса төрле җирләргә мөрәҗәгать итәбез дигәннәр иде. Ниндидер хәрәкәт булыр дип уйлыйм.

Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче машина йөртүче Илһам Яруллинга (исеме үзгәртелде) да өстәмә акчалар түләнмәгән.

— Мин ике көн эшлим, ике көн ял итәм. Эшләгән ике көнне иртәнге якта "мазок"лар алырга коронавирус белән авыручыларның туганнары янына барабыз, кичен чакыру белән гади авыручылар янына китәбез. Анализлар алырга барганда, әлбәттә, саклану костюмнарын киеп барабыз. Кичен ул костюмны киеп тормыйм, әмма авыруларны да белеп булмый, бер тапкыр коронавирус белән чирләүче янына барганбыз булып чыкты. Соңыннан гына белдек. Бездән тест алдылар, шөкер, коронавирус чыкмады.

— Сезгә өстәмә акча түләмәүне нәрсә белән дә булса аңлаттылармы?

— Сез "Кызыл зонада" эшләмисез дип әйттеләр. Гәрчә башта ул өстәмә акчаны безгә дә бирәбез дигәннәр иде. Минем РКБда (Казандагы республика клиник хастаханәсе) эшләүче бер танышыма 25 мең сум биргәннәр, әмма ул инде ике айлап өенә кайтмыйча шунда гына яшәп эшли. Ул да ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булып эшли.

Социаль челтәрләрдә Русиянең төрле төбәкләрендәге медицина хезмәткәрләре бер-берсеннән өстәмә акча түләнү-түләнмәү белән кызыксына. Татарстаннан да зарланучылар бар.

Чаллы хастаханәләренең берсендә анестезиолог булып эшләүче Ләйсән Исхакова (исеме үзгәртелде) хезмәт хакының артып килүен әйтә. Аның сүзләренчә, хезмәт хакы күтәрелү аларга әллә ни шатлык өстәми.

— Элекке хезмәт хакы калып, әмма бу вирус барлыкка килмәгән булса, шатланырлык сәбәпләр күбрәк булыр иде. Иң мөһиме —исән-сау булып калырга.

Мин коронавирус йоктыручылар белән турыдан-туры эшләмим, вирус расланган кешене СOVID-19 белән авыручылар үзәгенә җибәрәләр.

— Курку хисе бармы? Чөнки табиблар арасында да чирне йоктыручылар, үлүчеләр бар. Күбрәк нәрсә куркыта?

— Әйе, COVID-19 чире тормышыма курку хисе алып килде. Үземә йоктыру, ә иң мөһиме, өлкән яшьтәге туганнарыма йоктырудан куркам. Кешеләр белән аралашырга курка башладым, ничек кенә сәер булып яңгырамасын, пациентлардан шүрли башладым.

Пациентлар саны кимеде, ләкин эш күбәйде. Эштә үзенә бертөрле вазгыять туды, һөнәребезгә дә башкача, икеләтә җаваплылык белән карый башладык, эш урыннарында махсус оештыру чаралары барлыкка килде.

— Эштә саклану кирәк-яраклары җитәрлекме, әйтик, битлекләр, бармакчалар бирәләрме?

— Индивидуаль саклану чаралары бар, әмма аларның саны күбрәк булса әйбәтрәк булыр иде. Мәсәлән, битлекләрне үзебез тегеп кидек.

— Мәскәүгә барып күбрәк акча эшләп кайту дигән уй бармы? Андый мөмкинлек туса, барыр идегезме? Яисә, таныш табибларыгыз арасында андыйлар бармы?

— Юк, Мәскәүгә бармас идем. Акча өчен сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми. Һәр хастаханәдә дә йоктыру ихтималы бар, әмма бездә алай ук күп кеше түгел һәм чирләүчеләр саны да күпкә ким, шөкер. Ә бу йоктыру ихтималы берничә тапкырга кими дигән сүз. Танышларым арасында Мәскәүгә китүчеләр юк.

Уфаның 21 санлы хастаханәсе шулай ук коронавируслы пациентлары булу аркасында карантинга ябылган иде. Азатлык сөйләшкән табиб, югары квалификацияле белгеч апрель өчен 34 мең сум акча алганын әйтте. Аның сүзләренә караганда, бу моңа кадәр алынган хезмәт хакыннан түбәнрәк.

Уфаның Дим бистәсе клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлегендә эшләүче табиб та бернинди дә өстәмә акчалар түләнмәде дип әйтте. "Апрель аеның хезмәт хакы артмады да, кимемәде дә. Ни өчен түләнмәгәнен бик гади аңлаттылар. "Сез вирустан авыручылар белән түгел, контактныйлар белән эшләдегез, андыйларга каралмаган" дип җавап бирделәр. Ә кем белә аларның чирле, яки чирле булмаганын? Тестлар бит барысына да ясалмый. Битлекләр дә, саклану киемнәре дә юк. Мин гаиләмә чир алып кайтмас өчен фатир яллап яшәргә мәҗбүр булдым. Табиблар апрель аенда коточкыч стресста эшләде, һәркайсысы, аеруча инфекционистларга авырга төште. Әмма алар да аһ итәрлек хезмәт хакын алганын ишетмәдем", диде ул.

Башкортстанның бер районында эшләүче шәфкать туташы Әлфия Саматова (исеме үзгәртелде - ред.) апрель аена өстәмә 12 мең сум акча алганнын әйтте. "Берни түләмәгәнгә караганда бу акча яхшы түләү дип уйлыйм. Әмма коточкыч авыр шартларда эшләдек ике бригада. Иртән чыгып китә идек, кичке 9да көчкә аякларымны өстерәп кайтып керә идем, өйне күргән дә булмады. Башта бит читтән кайткан бөтен кешеләрдән анализлар алдык, алар шулкадәр күп булды. Әле өстәвенә куркыныч, чирнең ни икәнен дә белми идек, саклану чаралары да шулкадәр генә. Бик авыр булды апрель ае", диде ул Азатлыкка.

"Медиазона" мәгълүматларына күрә, Русиядә коронавирустан ким дигәндә 186 медицина хезмәткәре вафат булган. Статистикага ышансаң, коронавирустан үлгән һәр унбишенче кеше – медицина хезмәткәре. Алар арасында Башкортстандагы Бәләбәй район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән Елена Никонорова һәм Мәскәү өлкәсенең Егорьевски шәһәрендә эшләгәндә коронавирустан үлгән Башкортстанның яшь табибы Наил Саматов та бар.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG