Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табиб-психиатр: "Бу вирустан соң әле стресс нәтиҗәләре киләчәк"


Марат Моратов
Марат Моратов

Мәскәү хастаханәсендә эшләүче табиб Марат Моратов коронавирустан соң психиатрларга эш күп булачагын әйтә. Аның кайбер хезмәттәшләре коронавирус белән авыруларны дәваларга ярдәм итү өчен башка хастаханәләргә эшкә киткән.

Мәскәү шәһәре сәламәтлек саклау департаментының 3нче санлы туберкулез клиник хастаханәсендә табиб-психиатр булып эшләүче, мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе әгъзасы, карантин вакытында "Дар" мөселман мәдәнияте үзәгендә онлайн-лекцияләр уздыручы Марат Моратов Facebook сәхифәсендә коронавирус белән бәйле яңалыклар урнаштырып бара.

— Марат әфәнде, Facebook битендә коронавируска тест уздым дип яздыгыз. Аны ни сәбәпле ясаттыгыз, нәтиҗәсе нинди?

— Минем хезмәттәшем авырып китте. Мин дә шуннан соң тест бирдем. Әмма әлегә нәтиҗәсе аныкы да, минеке дә билгеле түгел.

— Хезмәттәшегезнең хәле ничек? Тест нәтиҗәсе билгеле булмагач, әлегә коронавирусмы-юкмы икәне билгесез булып чыга, димәк?

— Барлык коронавирус симптомнары бар – температурасы югары, өйдә ята. Дарулар эчә.

— Кайда йоктыруы ихтимал?

— Бәлки транспорттадыр, билгесез.

— Сез дә борчыласызмы бу хакта, саклану чаралары күрәсезме?

Без туберкулез хастаханәсендә эшлибез, шуңа мондый куркынычларга ияләшкән

— Борчылу бар инде. Әмма без болай да туберкулез хастаханәсендә эшлибез, шуңа мондый куркынычларга ияләшкән. Туберкулез коронавирустан яхшырак түгел. Ел саен дөньяда туберкулездан миллион ярым кеше үлә. Һәр көнне дүрт мең кеше вафат була. Шуңа кайсы куркынычрактыр — билгесез. Без көн дә шул куркыныч арасында эшлибез. Саклану чараларына килгәндә, без болай да һәрвакыт битлекләр киеп йөрибез, кулларны даими юабыз. Хәзер коронавирустан сакланучы табиблар кулланган саклык чараларын без даими кулланабыз, шуңа инде моңа ияләштек дияргә була. Безнең өчен бу яңалык түгел. Әмма барыбер авыр.

— Хастаханәдә табибларның кәефләре ничек, ниндидер стресс, курку бармы?

— Гадәттәгечә эшлиләр. Күбрәк туганнары өчен борчылалар. Бигрәк тә өлкән әти-әниләре булучылар аларга авыру йоктырудан курка. Безнең монда эшләүчеләрнең барысы да дин тотучы кешеләр. Мин — мөселман, башкалары — христиан. Үлемнең ни икәнен яхшы беләбез. Туберкулез хастаханәсе булгач, кешеләр монда бик еш үлә.

Коронавирус чыккач, стресс бераз өстәлде, чөнки көчле пропаганда бара. Ул барыбер җанга тия. Хастаханәдә ятучы авыруларга бик кыен. Алар бик борчыла. Йоклый алмаучылар да бар, нервлары какшаучылар ярсып та киткәли. Аларны тынычландырырга, тынычландыра торган дарулар эчерергә туры килә.

— Саклану әйберләре җитәрлекме?

— Коронавируска бәйле булмаган хастаханә булганга, бөтен гади саклану кирәк-яраклары, аерым алганда битлекләр бар, бармакчалар да бар, хәзер дезинфекция өчен ниндидер 94% спирт куллана башладылар. Бу ниндидер яңа әйбер — коньяк исе килә. Әмма коронавируслыларны дәвалаучы табиблар кия торган махсус костюмнар юк.

Авырулар гына аек акыл белән уйлый белми, койма аркылы сикереп чыгалар, кибеткә баралар

Авырулар гына һич кенә дә аек акыл белән уйлый белми, койма аркылы сикереп чыгалар, кибеткә барып киләләр. Аларның безгә авыру алып керү куркынычы бар. Монда да бит керү һәм чыгу тыелган. Барысы да карантинга ябылган.

— Коронавирус барлыкка килгәч хастаханә тәртибендә тагын нәрсәләр үзгәрде?

— Бездә коронавируска каршы көрәшкә үз өлешен кертергә теләүче берничә табиб һәм берничә шәфкать туташы үз теләкләре белән башка хастаханәләргә коронавирус белән авыручыларны дәвалауда ярдәм итәргә киттеләр. Әле берничә көн элек кенә булды бу хәл. Аларга моның өчен өстәмә акча түләячәкләр. Алар белән язышып торабыз. Безнең психиатрия шәфкать туташы бик тәҗрибәле, аның әйтүенчә, коронавирус белән авыручылар бик тынычсызланалар. Алар әле бик каты авыручылар янында эшләми дә, шулай да авырулар бик начар йоклый дип зарланалар. Авыручылар йоклый алмый аптырыйлар: буылалар, тора алмыйлар. Бар әйбергә ачулары килә, тән тиреләре бозыла. Бу коронавирус белән авыручыларның өстәмә симптомнары, әмма алар турында беркем дә әйтми. Безнең психиатрия туташлары моны бик тиз сизеп алган.

Бездә шикле авыруларга махсус корпус ачтылар. Әгәр кемдер ниндидер симптомнар белән керә икән, башта аларны анда тоталар. Сугыш алды мохите инде.

— Хезмәт хаклары үзгәрдеме?

— Юк, бездә үзгәрешләр юк, без бит коронавирус белән эшләмибез.

— Коронавирус белән авыручылар янында эшләүче хезмәттәшләрегез белән элемтәдә торабыз, дидегез. Менә алар йөргән чумага каршы костюмнарны киеп-салуы бик катлаулы гомумән, алар ничек һәм ничә тапкыр туклана, ничек бәдрәфкә бара...

Бәдрәфкә килгәндә, алар барысы да үзләре белән памперслар алды

— Бәдрәфкә килгәндә, алар барысы да үзләре белән памперслар алды. Белүемчә, алар 12 сәгать эшли һәм шул дәвердә бары тик бер тапкыр гына костюмны алмаштыру каралган. Ягъни аларга бер сменага ике генә костюм бирелә. Бу бик катлаулы. Яшәвен алар шунда якында яши. Беркая да китми. Ягъни "кызыл зона"га керәләр дә һәм бары бер тапкыр гына төшке ашка аерылырга ярый. Бу шул 12 сәгатькә бер тапкыр ашыйлар дигән сүз.

— Ә алар хастаханәнең үзендә яшиме?

— Ниндидер тулай торак биргәннәр дип аңладым.

— Өйгә чир ияртеп кайтып йоктырырмын дип курыкмыйсызмы? Кайткач, беренче эш итеп нишлисез?

Мин өйдә махсус шкаф булдырдым. Кайткач ук киемнәремне шунда салам

— Мин өйдә махсус шкаф булдырдым. Кайткач ук киемнәремне шунда салам. Тагын дезинфекцияле сыекчага чылатылган чүпрәк тотам, аның белән аяк киемен сертәм. Битлекне кайткач ук махсус пакетка салып чүплеккә атам. Барлык саклану чараларын кулланырга тырышам. Инде әйткәнемчә, мин болай да туберкулезлы авырулар белән эшлим, шуңа инде бу гадәткә дә кергән. Барысы да Аллаһ кулында. Кеше бар нәрсәгә дә ияләнә. Күбрәк дога кылам, Аллаһтан сорыйм. Бәлки, чирләп уздырып җибәрербез.

Минем хәзер авырый торган хезмәттәшем: "Без барыбыз да авырып чыгачакбыз" дигән иде, менә хәзер чирләп ята. Үзеңне ничек ышандырасың бит. Менә без аның белән бер бүлмәдә утырабыз. Анализлар һаман билгесез. Кан алганчы мазокларны биргән идек. Алар тискәре булды, хәзер кан анализы нәтиҗәләрен көтәбез. Мин тагын кыст дигән үлән кулланам. Ул иммунитетны ныгыта. Кемнәрдер кара тмин мае куллана, ә миңа кыст килеште.

— Хастаханәдә ниндидер препаратларга кытлык турында ишеткәнегез бармы, үзегезнең бу очракка юлыкканыгыз юкмы? Җитешмәгән очракта хастаханәләр нишлиләр?

Авыручылар саны бик күп, инде берничә табиб үлде

— Без бит Мәскәүдә. Мәскәү дарулар белән нормаль тәэмин ителә. Андый зарлануларны ишеткәнем юк. Шунысы гына бар — барысы да эш күләме артты дип сөйли. Чынлап та, авыручылар саны бик күп, инде берничә табиб үлде. Ничектер сәер дә инде — безнең илдә чир йоктыру "учакларының" 50 процентын яки аннан да артык өлешен медицина оешмалары тәшкил итә. Төп авырлык медицина хезмәткәрләренә төшә. Аңлавымча, төп йогыш чыганаклары — медицина оешмалары һәм аеруча җәмәгать транспорты.

— Алайса, медикларга ничек эшкә йөрергә?

— Covid белән эшләүчеләр болай да өйгә кайтып йөрми, алар өйдә яшәми. Аларны изоляцияләргә тырышалар. Практика күрсәткәнчә, covid йоктырган авырулар белән эшләүнең куркыныч ягы — алар белән эшләгән табиб башкаларга да йоктырырга мөмкин. Медиклар аңлы рәвештә туганнары белән аралашуны чикли. Минем хатыным, мәсәлән, мин иртән эшкә киткәндә мин бүген кайтаммы-юкмы икәнне белми, чөнки бездә коронавируслы авырулар пәйда булса, мин инде өйгә кайтмаячакмын.

— Сезнең андый хәвефле очрак өчен чемодан әзерләнеп куелган дигән сүзме бу?

— Әйе, шулай дип әйтергә була.

— Башка төбәкләрдән җәлеп ителгән табиблар, шәфкать туташлары бармы? Медперсоналга ихтыяҗ сизеләме? Үз юнәлешендә эшләмәүчеләр бармы?

— Юк, андыйны ишетмәдем. Медикларга ихтыяҗ сизелә: безнекеләрдән дә кем ярдәм итәргә тели дип эшкә чакырдылар.

— Табибларга ярдәм итәргә теләүчеләр бармы, кемнәр алар? Ничек ярдәм итәләр?

— Дөресен әйткәндә, шәхсән минем мондый ярдәм акцияләре белән очрашканым юк.

— Ниндидер автокафелар ашыгыч ярдәм бригадаларына бушлай хезмәт күрсәтә, мәсәлән.

— Мин бит эштән соң өйгә, өйдән туры эшкә киләм, беркая да кагылмыйм. Минем янымдагы хәзмәттәшләремнән дә ишеткәнем юк. Кайбер рестораннар коронавирус белән эшләүче табибларга азык китереп бирә, дип укыдым, ләкин бездә андый әйбер юк.

— Сез бер тапкыр машинагызны дөрес урынга куймаган өчен штраф салуларын язган идегез. Бу ничек шулай килеп чыкты? Медицина хезмәткәрләренә шундый гаделсез карашлар еш буламы?

— Машина чынлап та тукталыш янына куелган иде. Ләкин бу штрафлар белән дә нәрсәдер хәл итеп буладыр — карантин чорында урамнар болай да буш бит инде. Гомумән, бу коронавирус вазгыятен кайберәүләр тагын да күбрәк штраф сугу өчен куллана дигән хис туа. Арбасы атының алдыннан бара.

— Психиатрга мөрәҗәгатьләр арттымы, кимедеме?

— Безнең хастаханәдә артты димәс идем. Эмоциональ яктан тынычсыз кешеләрдә хәзер күтәрелеш күзәтелә — мәсәлән, бездә авыл хуҗалыгы академиясенең бер студенты туберкулездан дәвалана — Чад республикасыннан укырга килгән мөселман егете — ул бик тәэсирләнде. Моңа кадәр тыныч кына дәваланып килде дә, коронавирус темасы башлангач, анда нерв өзлегүе башланды, җитди генә дәваларга, тынычландырырга туры килде. Хәзер инде хәле яхшы, тынычланды.

— Коронавирус сәбәпле кертелгән изоляция чараларына ничек карыйсыз?

— Изоляция, үзизоляция кирәк нәрсәләр. Ләкин пропусклар системы керткәндәге кебек коллапс тудыру, метрога кертмичә, кеше тыгымнарын барлыкка китерү — бер кысага да сыймый торган нәрсә. Иң кызыгы — анда бит пропусклары булган кешеләр басып торды. Бу пропускларны керткәнче дә кешеләр изоляция режимын үтәп килделәр диясем килә. Кайбер вакытта артыгын кыланалар. Күпчелек болай да изоляциягә җаваплы карый — авыру йоктырырга курка.

Сүз уңаеннан, психиатр буларак шуны әйтәсем килә — без әле бу хроник стрессның нәтиҗәләрен күрәчәкбез. Нерв өзлегүләренең артуы мөмкин. Кайбер кешеләр кирәгеннән артык курка. Кешеләрне бу кадәр куркытып тору артык дип саныйм. Шул ук вакытта бик сәер ысуллар кулланыла — чыгармаска, чыкса — тотарга, беренче эш итеп штрафларга. Башка илләрдә дә штрафлар кертелгән, ләкин анда бездәге кебек артыннан куып йөрмиләр, кул-аякларын бәйләмиләр. Әйтеп аңлат да җибәр инде. Карантин кирәк, ләкин җәза ысуллары белән артыгын кыланалар.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG