Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктырып хастаханәдә ятып чыгучы: "Бик мәкерле чир"


Казанда яшәүче 54 яшьлек Зөлфия Гыйләҗиева хастаханәгә эләккәнче коронавирус барлыгына ышанмаган. Ул Азатлыкка ничек авырып китүен, хастаханәдә ятуы һәм терелеп чыгуы турында сөйләде.

— Зөлфия ханым, Сез хастаханәдән кайчан чыктыгыз?

— 23 май көнне чыктым. 15 көн яттым. Тиешле вакыттан озаграк ятканмын, чөнки ике кешенең анализларын бутаганнар. Хастаханәдә ике Гыйләҗиева идек һәм шул сәбәпле анализларны бутаганнар. Икенче Гыйләҗиеваны миннән иртәрәк чыгарганнар.

Ярар, иң мөһиме, терелеп чыктым. Бик каты авырдым. Башта бу чир барлыгына гомумән ышанмаган идем. Түрәләр акча эшли дип уйлый идем. Хәзер үзем авыргач аңладым инде. Чыннан да авыр икән. Искә дә төшерәсе килми.

— Каты авырдым дисез, авыру үзен ничек сиздерә башлады?

Бөтен тырнакларым зәңгәрләнде

— Барысы да каты баш авыртудан башланды. Аннары температура күтәрелде. Аркам авырта башлады, канатлар үсә диярсең, бик каты сызлады. Шуннан сулыш алуы авырлашты. Аннары ниндидер соры төскә кердем.

Сигез көн өйдә температура белән яттым. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырттым. Бик озак килмәде, шуңа алар белән әрләшеп беттем. Хәлем бик начар иде. Сулыш алуы кыенлашканнан-кыенлаша барды. Аннары бөтен тырнакларым зәңгәрләнде.

— Ни сәбәпле ашыгыч ярдәм машинасы шулай озак килми торды?

— Машиналар җитми. Алар телефоннан мине табиб белән тоташтырды, мин аның белән ачуланыштым. Сулыш алуы авырлаша бит.

Ашыгыч ярдәм машинасында әллә аңымны югалттым, әллә йоклап киттем, белмим. Башта Казан инфекция хастаханәсенә алып бардылар, анда зур чират көтәсе икән. Дүрт сәгать көттек. Шунда диагноз куйгач, коронавирус ачыкланса, төрле хастаханәләргә билгелиләр.

— Анализ шулай тиз билгеле буламы?

— Әйе, инфекция хастаханәсендә барысын да тиз әйтәләр. Минем коронавирус ачыклангач, шул ук хастаханәдә яткырып, кислород сулаттылар. Өч система бирделәр. Шуннан инде сулыш алуым иркенәйде, ә болай инде буыла башлаган идем.

Кислород дигәне ул нәрсә?

— Борынга ике әйбер тыгып кислород җибәрәләр. Олырак яшьтә булган саен коронавирусны кичерүе авыррак. Үпкәләр зарарлана. Син йә каласың, йә үләсең.

Мин кичкә кадәр инфекция хастаханәсендә яттым, аннары Казанның 7нче хастаханәсенә күчерделәр. Менә шунда аякка бастырдылар. Бу авыру коточкыч. Шикәр чире, үпкә белән проблем булганнар, астма булганнарга бу авыру аеруча куркыныч. Мин хастаханәдә ятканда күпне күрдем. Авыручылар бик күп.

7нче хастаханәдә ике кат авыручылар белән ыгрым тулы иде.

7нче хастаханә ике кат авыручылар белән шыгрым тулы иде. Һәрбер катта 70 кеше ята. Әле тагын 9нчы катны коронавируслы авыруларга бирделәр. РКБда махсус һоспиталь ясадылар. Биектауда да хастаханә бар дип әйтәләр. Шуңа коронавирус ул буш сүз түгел. Бигрәк тә өлкәннәргә саклану кирәк. 60 яшьтән соң дәвалануы бик кыен. Өлкәннәр күп үлә. Минем иптәш кызымның бер туганы үлде, ул Татарстан авылларының берсендә яши иде. Тагын бер танышым үлде.

Рәсми статистика Татарстанда ун кеше генә үлгән дип күрсәтә.

— Юк. Бик күп үләләр, әйтмиләр генә. ИВЛга тоташтырган 70 яшьтән узганнарны коткарып калулары икеле.

Нинди дарулар бирделәр?

— Антибиотик бирделәр, исемен хәтерләмим. Система куймаска, ягъни үпкәләрне су белән тутырмаска тырышалар, чөнки нәтиҗәсе начар булырга мөмкин. Шуннан вируска каршы кулланыла торган көчле дару бирделәр. Элек ул даруны бизгәк авыруына каршы биргәннәр икән. Коронавирустан булыша, диләр. Коронавирус бит ул бөтен органнарны зарарландыра.

Сезгә барлыгы өч тест ясадылармы?

— Әйе. Беренчесен инфекция хастаханәсендә ясадылар. Аннары өч көннән һәм ун көннән соң анализ алдылар. Өчесе дә тискәре булгач кына хастаханәдән чыгаралар.

Хастаханәдә барысы да җитәрлекме?

— Башта кытыршылыклар чыкты. Мин яткан катны ачканнар гына иде, шуңадыр бераз аңлашылмаучанлыклар булгалады. Хәтта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратып ачуланаштым. Аннары палатага бер табиб билгеләнде. Барысы да бик җайлы китте.

Ашатулары бик яхшы иде. Кирәк вакытта чәй эчәргә кайнаган су китерәләр. Көн дә яшелчәләр бирделәр. Ашлары бик тәмле иде, өйдәге кебек. Кыяр-помидор, кәбестә салатлары бирделәр. Сырлары да зур-зур кисәкле иде. Ризыкны һәр кешегә аерым герметик савытта алып килделәр. Кемдер өстәмә аш сораса, артык калса, бирәләр иде. Барысы да чиста, җыештырып кына торалар.

Медицина хезмәткәрләренең авыруларга мөнәсәбәте нинди?

— Бик итагатьлеләр. Тулысынча капланган килеш керәләр: күзлекләрдән, махсус костюмнан, бер генә дә ачык җирләре юк. Дүрт сәгать эшлиләр, аннары аларны башка табиблар алмаштыра. Шул дүрт сәгатьтә алар берни ашамый, бәдрәфкә бармый. Медицина хезмәткәрләренә бернинди дәгъваларым да юк.

— Палатада ничә кеше яттыгыз?

— Дүрт кеше. Душ, бәдрәф барысы да бүлмәдә иде.

— Сезгә палатадан чыгу рөхсәт ителдеме?

Юк. Без чыкмый идек.

— Палатада бергә яткан кешеләрнең хәле ничек иде?

— Почтада эшләгән 39 яшьлек хатын терелеп чыкты. Аңа әти-әнисенә ярдәм итәргә кирәк иде, чөнки барысы да коронавирус йоктырган булып чыкты. Тагын бер ятучының хәле авыр иде, буылганга аны ИВЛга тоташтырдылар. Сигез көннән хәле яхшырды. Инде анализы коронавирус күрсәтмәгәч, чыгардылар, әмма томография үпкәсендә авыру барлыгын күрсәтте. Шуңа аңа үзе яшәгән җирендә табибка мөрәҗәгь итәргә куштылар. Әмма хәле яхшырып чыкты. Берсе Петербурдан булды. Ул яшьрәк иде. Шулай ук терелеп чыкты.

— Сезнең гаилә әгъзалары авыру йоктырмадымы?

Мин ирем белән яшим. Балалар аерым тора. Әнием дә ерак түгел яши. Ирем эш белән өйдә булмады, шуңа аңа йоктырып өлгермәдем. Әнидән дә анализлар алдылар, коронавирус юк дип әйттеләр. Мин, мөгаен, кибеттә йоктырганмындыр. Казанда Җилплощадка районында авыручылар бик күп.

Ә менә минем белән бер бүлмәдә яткан Диана бөтен гаиләсенә йоктырган. Аңлашылмый торган авыру. Чирләп киткәндә кан басымы булса, инсульт кичерү дә ихтимал диләр. Бик мәкерле чир.

фикерләр (4)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG