Accessibility links

Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын 9 укучы тапшыра


Мәктәпне тәмамлаучы укучылар 13 июль көнне тарих, физика һәм туган телдән имтихан тапшыра.

2020 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын 9 укучы сайлаган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Имтиханны укучылар 13 июль тапшыра. Шул ук көнне тарих һәм физикадан бердәм дәүләт имтиханы да уза.

Чыгарылыш укучылары әлеге имтиханны үзләре сайлаган, ул югары уку йортларына татар теле һәм әдәбияты юнәлешләренә керү өчен кирәк, диелә хәбәрдә.

Татар теленнән бердәм республика имтиханы 6 урында узачак. Ул иртәнге 10да башлана, 210 минут дәвам итә.

2018 елда татар теленнән бердәм республика имтиханын 24 укучы тапшырган. 2019 елда имтиханны 15 кеше сайлаган.

2018 елдан 9 сыйныфлар өчен татар теленнән имтиханны мәҗбүри тапшыру гамәлдән чыгарылды. Укучылар имтиханны үз теләге белән генә тапшыра ала.

Быел Русиядә дәүләт имтиханнарын тапшыру коронавирус пандемиясе аркасында кичектерелде. Тугызынчы сыйныфларның имтиханнары үткәрелми.

XS
SM
MD
LG