Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан Әрмәнстан ачкан ут астында җиде хәрбие үлүен белдерде


Азәрбайҗан саклану министрлыгы атышларда генерал-майор һәм полковник һәлак булуын хәбәр итә.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында килеп чыккан бәрелеш Азәрбайҗан ягыннан җиде хәрбинең үлеменә китергән, алар арасында генерал-майор Полад Хашимов һәм полковник Ильгар Мирзеев бар. Бу турыда Азәрбайҗанның саклану министры урынбасары Кәрим Вәлиев белдергән.

Вәлиев Тувыз районының Әрмәнстан тарафынннан утка тотылуы дәвам итә ди. Аның сүзләрен Интерфакс китерә.

Аңа кадәр Тувыз районы идарәсе артиллерия уты астында калып Әгъдәм авылында яшәүче 76 яшьлек ир-атның һәлак булганын белдергән иде.

Әрмәнстаннан бу үлемнәр хакында рәсми хәбәрләр булмады.

Әрмәнстан ягы Азәрбайҗан хәрбиләре атуы нәтиҗәсендә ике офицерының үлгәнен хәбәр итте. Министрлык сүзчесе Шушан Степанян Facebook-та язганча, майор Гаруш Амбарцумян һәм капитан Сос Элбакян һәлак булган.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында ызгыш 12 июньдә кабынып китте. Ике ил дә бер-берсен утны туктату тәртибен бозуда һәм чик буе биләмәләрендә артиллерия куллануда гаепләде.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләр Таулы Карабах аркасында еллар дәвамында кискен булып кала. 1988 елның февралендә Таулы-Карабах автоном өлкәсе Азәрбайҗан союздаш республикасы составыннан чыгуын белдерде. 1992-1994 еллардагы кораллы бәрелеш вакытында Азәрбайҗан бу төбәкне югалтты. 1992 елдан бирле халыкара оешмалар ярдәмендә бу ызгышны туктату өчен эш алып барыла.

2016 елның апрелендә низаглы төбәктә атышлар башланып, бәрелешләр вакытында кимендә 33 кеше һәлак булуы, 200дән артык кеше яралануы хәбәр ителде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG