Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы РКБның элеккеге баш табибы: Миңа коронавирус турында хәбәр итмәделәр


Эльза Сыртланова
Эльза Сыртланова

Адвокат Рамил Гыйззәтуллин Эльза Сыртлановага карата җинаять эше ачмау турындагы карарының күчермәсен күрсәтте.

Социаль челтәрләрдә Уфадагы РКБның элеккеге баш табибы Эльза Сыртлановага карата хастаханәдә коонавирус таралып китү аркасында җинаять эше кузгатылмауның сәбәпләре белән танышырга мөмкин.

Карарда әйтелгәнчә, тикшерү Эльза Сыртланова хастаханәдә коронавирус таралмасын өчен барлык чараларны да күргән дигән нәтиҗәгә килгән.

Сыртланованың ваемсызлык һәм санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозу маддәләре нигезендә тикшерүне сорап Мәчетле районыннан РКБга килеп, коронавирустан үлгән 33 яшьлек Юлай Аллаяровның туганы Юлия Латыйпова шикаять язган иде. Карарның нечкәлекләре турында Латыйпованың адвокаты Рамил Гыйззәтуллин Facebook-та язды.

Сыртланова аңлатмаларында РКБда коронавирусның беренче очрагы 31 мартта җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисендә ачыкланганы әйтелә. Сыртланова бу очрактан соң атна саен медицина шурасы утырышлары узганын, әмма аңа бүлекләрдә вирус учаклары булуын беркем дә хәбәр итмәвен белдергән. Элегрәк хастаханәнең ревматология бүлеге җитәкчесе Римма Камалова Азатлыкка пациентлар карантин кертелгәнче 2-3 атна алдан авырый башлады һәм бу очраклар турында РКБ идарәсенә һәрвакыт әйтеп киленде дип сөйләгән иде.

Бүлекләрдәге медикларга шәхси саклану чаралары (битлек, саклану респираторлары һ.б.) аларның соравы буенча бирелде, ә инвентарь санаганда саклану чаралары бирелмәүгә зарланган хезмәткәрләрдә дә алар булуы ачыкланды дип сөйләгән Сыртланова.

Карарда шулай ук Сыртланова карантин вакытында чыгарган күпсанлы фәрманнар да китерелгән, һәм шул рәвешле хастаханәдә бернинди дә коронавирус кабынып китү булмаган дигән хис туа диелә материалда. Тикшерү Сыртланова үз вазифаларын тиешенчә үтәгән, пациентларның һәм медикларның күпләп йоктыруы баш табиб яки башка җитәкче кешеләрнең үз вазифаларын тиешенчә башкармавы нәтиҗәсе булмаган дигән карар чыгарган. Сыртлановага карата җинаять эше ачырга нигез юк дип табылган.

РКБда коронавирус йоктырып үлгән ир-атның улы һәм адвокат Урал Хәмзин шулай ук Сырлановага каршы гариза язган иде. 1 июльдә ул РКБның элеккеге баш табибына карата җинаять эше ачылмаячагын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG