Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен саклау комиссиясе эшенә акча каралмаган


Президент комиссия тәкъдимнәрен хуплаган очракта гына акча бүленергә мөмкин.

Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшенә акча каралмаган. Бу хакта 16 июльдә респбулика президенты сүзчесе Лилия Галимова онлайн брифингта белдерде.

"Президент каршындагы комиссия киңәшмә органы булып тора, ул тәкъдимнәр җиткерер өчен төзелде. Комиссия составына кергән кешеләрнең төрле тармакта тәҗрибәләре бар. Алар татар телен саклау, үстерү, ныгытуда үз тәкъдимнәр җиткерәчәк. Әлеге тәкъдимнәрдән чыгып, президент карар кабул итәчәк. Шуның белән беррәттән финанс мәсьәләләр дә хәл ителүе бар. Ләкин комиссия аерым бюджетка ия булачак дип әйтү дөрес түгел. Бу киңәшмә органы. Монда президентка татар телен саклауда тәкьдимнәр юллыйлар", диде Галимова.

6 июльдә Татарстан президенты татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен төзеде. Аны Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли. Комиссиягә 35 кеше керде. 15 июльдә аның беренче утырышы узды. Анда дүрт эшче төркемгә бүленеп эшләячәкләрен белдерделәр.

XS
SM
MD
LG