Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциянең иң зур готик чиркәүләренең берсе яна


Изге Петр һәм Павел чиркәве, 18 июль
Изге Петр һәм Павел чиркәве, 18 июль

Франциянең көнбатышында урнашкан Нант шәһәрендә Изге Петр һәм Павел кафедраль соборында янгын чыккан.

Чиркәү шимбә иртәсендә яна башлаган. BFMTV каналы хәбәр итүенчә, бина янында 70 янгын сүндерүче эшли, шуңа да карамастан әлегә янгынны киметеп булмый.

Җирле медиа хәбәр иткәнчә, янгын 7:30да башланган (Казан вакыты белән 8:30). Әлегә янгын сәбәпләре хәбәр ителми.

Нантта урнашкан Петр һәм Павел соборы – Франциянең иң зур готик чиркәүләрнең берсе. Аның биеклеге Нотр-Дам чиркәвеннән 6 метрга гына кимрәк.

1972 елда собор инде янган булган. Ул чакта бинаны өч елга реставрациягә япканнар.

2019 елда Парижның Нотр-Дам чиркәве янды. Чиркәүнең түбәсе һәм манарасы ишелеп төште.

XS
SM
MD
LG