Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләсен пычак кадап үтергән Менделеевски кешесенә гомерлек төрмә җәзасы бирелде


41 яшьлек Айнур Харисов кылган җинаяте өчен үкенәм дигән.

Татарстан югары мәхкәмәсе элеккеге хатынын, үги улын һәм кечкенә баласын пычак белән кадап үтергән Айнур Харисовны гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Хөкем карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе рәисе урынбасары Максим Беляев чыгарган.
Мәхкәмә каршында соңгы сүзендә Харисов кылган җинаяте өчен үкенәм дигән. Ул фаҗигадә исән калып, зыян күргән үги улы каршында гафу үтенгән.

Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, ул "мин кылган җинаять гафу ителә алмый, ләкин мин зыян күрүчеләр алдында гафу үтенәм һәм үтенәчәкмен. Барыгызны да мине кичерүегезне үтенәм. Миңа гаебемне юарга мөмкинлек бирүне сорыйм. Ә инде моңа лаек түгелмен икән, мине үлем җәзасына хөкем итүне сорыйм", дигән Харисов, аның сүзләрен “БИЗНЕС Online” китерә.

2019 елның 3 декабрендә төнлә Харисов исерек хәлдә Менделеевски шәһәрендәге фатирда элеккеге хатынын, үги улын һәм кечкенә улын пычак белән яралый. Хатынына һәм 19 яшьлек үги улына һәрберсенә 30ар тапкыр кадаган диелә. Ике яшьлек улына 34 җәрәхәт ясаган. 12 яшьлек тагын бер үги улына ул бүлмәдә бикләнергә куша. Яшүсмер тәрәзәдән чыгып качып, ярдәм чакыра. Полиция килгәндә хатын һәм аның олы улы инде үлгән була, ике яшьлек бала хастаханәгә барып җитә алмыйча, җан бирә.

XS
SM
MD
LG