Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Көнбатыш чикләүләренең Татарстанга зур зыян китергәнен таныды


Фәрит Мөхәммәтшин

Парламент рәисе сүзләренчә, АКШ санкцияләре Татарстан җитештерүчеләренә, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, зуррак зыян салган.

Көнбатыш илләре һәм АКШ тарафыннан Русиягә кертелгән санкцияләр Татарстан икътисадына йогынты ясаган. Бу хакта бүген Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КФУда узган кадрлар резервы вәкилләре белән очрашуда белдерде. Ул махсус лекция укып, республика икътисады зур авырлыклар белән очрашуын әйтте.

"Көнбатыш илләре, АКШның безнең илгә, шул исәптән, Татарстан җитештерүчеләренә керткән санкцияләре тискәре йогынты ясады. Мари Илен, Киров өлкәсен үпкәләтәсем килми, аларга караганда безгә күбрәк тәэсир итте. Безнең чит илдә хезмәттәш элемтәләр, көндәшләр, дуслар күп. Үз нефть продуктларын җитештереп, сата алган тагын кайсы төбәкне атый аласыз?" диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Икътисад фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Илдар Аблаев чикләүләр беренче чиратта сәнәгать өчен бик мөһим булган җиһазлар сатып алу мөмкинлеген япты ди.

Илдар Аблаев
Илдар Аблаев

"Әлбәттә тәэсир итте. Беренчедән безнең нефть һәм газ тармагы өчен чит илдән җиһазлар сатып алуга бик зур чикләүләр куелды. Без үзебез сатып алырга теләгән җиһазларны ала алмыйбыз. Хәрби сәнәгатькә карата да зур чикләүләр кертелде. Бу тармак өчен дә җиһазлар алуга чикләүләр комачаулый. Өстәвенә нефть бәяләренең төшүе безнең икътисади проблемнарны тагын да катлауландырды", ди ул.

Аблаев бу чикләүләрнең якын арада бетерелүенә өметләнергә кирәкми дигән фикердә.

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов Татарстан Европага экспортка дип күп әйбер җитештерүен һәм барысы да чәлпәрәмә килүен әйтә.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

"Бөтен Русия дә, шул исәптән Татарстан да Көнбатыш илләре санкциясеннән зыян күрә. Иннополисны гына алыгыз. Ул бит Американ университетының бер өлеше. Татарстан мәгариф системасы һәм Американ университеты симбиозы. Хәзер ул дөньякүләм ИТдан изоляциядә калды дип әйтергә була. Бу инде аны икенче сортлы дәрәҗәсенә төшерә.

Боралак заводының кереме дистәләрчә тапкырга кимеде. "Түбән Кама шина" ширкәтенең дә кереме кимеде. Нефть экспорты да күпмедер дәрәҗәдә сорау астында калды, чөнки күп кенә илләр Русия нефть импортын чикли. Алар нефтьне башкаларга, шул ук Согуд Гарәбстаныннан ала башлый. Бу гомум төшеп калу, гомум изоляциядә Татарстан үсеш алган төбәк буларак шактый зыян күрә.

Мисал өчен туризм, спорт та артта калды. Куллану товарлары өлкәсендә дә зыян күрәбез. Импорталмашу сәясәте җимерелде. Русия товарлары Европаныкын алмаштыра алмады, сыйфат ягыннан алар түбәнрәк булып чыкты. Кулланучы моны күрә бит. Ә бәяләр арта да арта, чөнки Европа товарлары белән көндәшлек юк. Җирле җитештерүчеләр бәяләрне бик күтәрә.

Фәнни, студентлар алмашуы, мәдәни, спорт, икътисади алмашулар барысы да эленеп калды. Кайбер Татарстан җитәкчеләре санкциягә эләкте. Шуңа Русия беренче адымны ясап, барысын да торгызу эшенә керешергә тиеш.

Бу дөнья җәмәгатьчелеге белән санлашмау сәясәте көрчеккә китерә торган юл. Путин үзе дә иртәме-соңмы ниндидер компромисс табарга кирәклекне аңлаячак.

Мин Кырым республикасын БМО күзәтүе астындагы җирлек итү яклы. Андый тәҗрибәләр бит элек булды. Барысын да 21 гасыр дәрәҗәсендә заманча итеп эшләргә. Иртәме-соңгы берәр карарга килергә туры киләчәк, чөнки югалтулар бик зур.

Татарстан үсештә иде. Бездә җитештерелгән әйберләр дөнья буйлап таралды. Махсус Европага җибәрергә дип майонез заводы төзелде. Гомумән Европага экспортка дип күп әйбер җитештерелде. Бу барысыда чәлпәрәмә килде", ди Әхмәтов.

* * *

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин да, Татарстан җитәкчелеге дә Көнбатыш чикләүләре ил икътисадына зыян салмый дип белдереп килде. Былтыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда чикләүләрне черки тешләве белән чагыштырды. "Дискомфорт бар. Черкиләр кан эчә, әмма бу үлемечле түгел", дигән иде ул.

АКШ санкцияләре исемлегендә, аерым алганда, Татарстанның “Газпром Трансгаз Казан”, Яшел Үзәндәге кораб төзү корылмасы бар.

Моннан тыш, АКШ финанс министрлыгы чыгарган "Кремль хисабына" "Татнефть" башлыгы Наил Маганов, "Татавтодор" мөдире Айрат Шәймиев, "Нира-экспорт" мөдире Радик Шәймиев, ТАИФ мөдире Альберт Шиһабетдинов, ТАИФ мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиев, шулай ук Татарстанның элекке түрәсе Николай Никифоров та кергән. Әлеге хисапка Путинга якын түрәләр һәм бизнесменнар, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән. АКШ финанс министрлыгы хисапта исемнәре телгә алыну әле чикләүләр кертелүне аңлатмый дисә дә, соңрак бу исемлеккә эләккән кешеләрнең кайберләренә санкцияләр кертелде. Алар арасында татарстаннар юк.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG