Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубыл шәһәре думасы Ермакка һәйкәл кую турында карар булмавын белдерде


Тара шәһәрендә Ермак һәйкәле
Тара шәһәрендә Ермак һәйкәле

Рәсмиләр татар җәмәгатьчелегенә Тубыл шәһәрендә Ермакка һәйкәл кую карары булмады дип җавап язган.

Тубылда Ермакка һәйкәл кую планлаштырылмый. Бу турыда татар җәмәгатьчелеге хатына җавабында Төмән өлкәсе милләтләр комиссиясе рәисе Владислав Чернов язган. Ул имзалаган хатта Ермак һәйкәленә кагылышлы сүзләр расланмады диелә.

"Сез күрсәткән мәгълүмат расланмады. Җирле үзидарә органы мәгълүматына караганда, алар тарафыннан һәйкәл кую турында үтенеч алынмаган. Тубыл шәһәрендәге монументалъ сәнгатъ комиссиясе, Тубыл шәһәр думасы монументаль билге кую турында карарлар кабул итмәде", диелгән хатта. Хат Азатлыкта бар.

Элегрәк "Тубыл яңарышы" фонды җитәкчесе Аркадий Елфимов Ермак үлеменең 435 еллыгы көнендә аңа багышлап гыйбадәт тәресе ачарга җыена дигән хәбәр чыккан иде. Бу истәлек билгесе "Ермак кыры" дип аталган паркта була диелде. Әлеге паркны Елфимов шәһәр идарәсеннән арендага алып тора.

Тубылда Ермакка тагын бер һәйкәл куеласын ишеткәннән соң, Төмән өлкәсе татарлары өлкә һәм Тубыл шәһәре җитәкчеләренә мөрәҗәгать җибәрде. Себер татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәйзия Мәргәнова, Себер татарлары язучылары берлеге рәисе Клара Кучковская һәм "Татар морзалары җыены"ның Төмән бүлеге җитәкчесе морза Данияр Әхмәтов һәйкәлне куюга гына түгел, гомумән, Аркадий Елфимовның татарларга карата әйткән сүзләренә карата килешмәү белдерде.

"Без, себер татарлары – Себернең төп халкы, үзебезнең ата-бабалар җирендә яшәгән хәлдә, Себерне яулап алуга ниндидер билгеләр, һәйкәлләр куюга каршы. Җитмәсә, шәһәр уртасында стела куелган инде. Без урыслар һәм башка халыклар өчен ике яклы стандартлар булын теләмибез. Без – тыныч халык, шушы Русия халкы, һәм яныбыздагы барлык халыклар белән тынычлыкта, татулыкта яшәргә телибез. Безнең тарихи хәтеребез, мәдәниятебез, көнкүрешебез, үзаңыбыз бар, һәм без үзебезгә карата милләте нинди булуга карамастан, русияләрнең һәрберсе тарафыннан да ихтирамлы мөнәсәбәткә лаекбыз" диелә хатта.

Авторлар теләсә-кайсы һәйкәл яки билге урнаштырыр алдынан халык фикерен белешү уздырылырга тиеш булуын искәртте.

Аннан алда Ura.News сайтында да Тубыл шәһәре идарәсе сүзләре китерелгән иде. Рәсми мәгълүматта әйтелгәнчә, "Ермак кыры" җирен Аркадий Елфимов арендага алып тора, димәк, ул анда тәре урнаштыруны шәһәр идарәсе белән килештерергә тиеш. "Ләкин хәзерге вакытта муниципалитет нинди дә булса һәйкәл куюны планлаштырмый" диелә.

Моннан тыш, Азатлыкка билгеле булганча, Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты Елфимов белән сөйләшеп, аңлату уздырган, бу сөйләшүдән соң Тубылда Ермакка истәлек билгесе куймаска дигән карар кабул ителгән.

Елфимов гамәлләренә ризасызлыкларын белдереп, Ермакка һәйкәл куймаска өндәгән хатны Тубыл шәһәре һәм Төмән өлкәсе җитәкчеләренә "Мирас" Төбәк татар иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе Шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, Тубыл шәһәре себер татарларының милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Зәйтүнә Тычинских, филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева да җибәргән иде.

Элегрәк Луиза Шәмсединова Азатлык белән әңгәмәсендә ни өчен себер татарлары Ермакка һәйкәл куюга каршы икәнлеген аңлатты. Ул "Ермактан патша, хаким ясарга кирәкми, ул бары бер юлбасар, бандит булган" дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG