Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рособрнадзор Мәскәү ислам институты лицензиясен тагын вакытлыча туктаткан


Иллюстратив фото

Уку йортына белем бирүне тыюның сәбәпләре карарда аталмый. 

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү Федераль хезмәте (Рособрнадзор) Мәскәү ислам институтының (МИИ) лицензиясен вакытлыча туктаткан. Бу турыда Рособрнадзорның сайтында хәбәр ителә.

Документта әйтелгәнчә, бу карар уку йортында уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә чыгарылган. 17-24 июль аралыгында барлыгы өч уку йортына карата шундый чара күрелә, бу уку йортлары арасында МИИ да бар.

Лицензия туктатылу сәбәбе аталмаган. Кагыйдәләргә ярашлы, лицензиясе туктатылган уку йорты элеккечә белем бирүен дәвам итә ала, әмма аның дипломнары дәүләт үрнәгендә булмый, һәм студентларына гаскәргә чакырылуны кичектерү каралмаган. Уку йорты, лицензиясе туктатылган очракта, шәкертләрен башка шундый ук белем бирә торган уку йортларына күчерергә тиеш була.

Мәскәү ислам институтын гамәлгә куючы – Русия мөселманнары диния назәрәте. Оешма сайтында аның лицензиясе 2019 елда ике тапкыр вакытлыча туктатылган булуы әйтелә. Мартта һәм июньдә узган тикшерүләрдән соң шундый карар чыгарылган. Лицензия туктату сәбәбе дип институтның алдан әйтелгән җитешсезлекләрен төзәтмәве атала. Аерым алганда, акчасы булмаганлыктан, институт инвалидлар өчен бинага керү, анда хәрәкәт итү мөмкинлекләрен булдырмаган, шулай ук медицина бүлеген дә җиһазландырмаган диелә. Бу җитешсезлекләр аркасында уку йортының лицензиясе 2020 елның 29 маена кадәр туктатып торылган.

Белем бирүгә рөхсәт булмаганлыктан, Мәскәү ислам институты шәкертләренә Казандагы Русия ислам институтына һәм Дагыстан һуманитар институтына күчәргә киңәш иткән иде.

Русия мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтова апрельдә Азатлыкка әйтүенчә, 216 шәкертнең документлары Русия ислам институтына әзерләп җибәрелгән. 29 майдан соң Мәскәү институтында белем бирү эшләре яңартылырмы, дигән сорауга, "Шанслар бар, ләкин формаль яктан бөтен шартлар үтәлгән очракта да, институт эшчәнлегенә каршылык тумый калмас дип ышанып әйтеп булмый, — дип белдергән иде Диләрә ханым. — Ел саен Русия төбәкләренә дистәләгән имам-хатыйблар, дин белеме остазлары әзерләп бирүче институтның таркалуында кызыксынучы тарафлар бар, аларның активлыгы сизелә".

фикерләр

XS
SM
MD
LG