Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстан президентына намзәт буларак теркәлде


Рөстәм Миңнеханов

Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә Миңнехановны яклап тиешле санда имзалар китерелгән.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе республиканың гамәлдәге президенты Рөстәм Миңнехановны 13 сентябрьдә узачак президент сайлауларына намзәт итеп теркәде.

Кагыйдәләргә ярашлы, булачак намзәт үзен яклаган имзалар тапшырырга тиеш. Комиссия сәркатибе Надежда Борисова сүзенчә, Миңнеханов 406 имза китергән, шулардан 100 имза район һәм шәһәр бүлгеләре депутатларыннан.

Комиссия карарны бертавыштан кабул итте диелә.

Рөстәм Миңнехановны яңа сайлауларга намзәт буларак “Бердәм Русия” тәкъдим иткән иде.

Монан кала, сайлауларда катнашырга җыенуын тагын дүрт фирка вәкилләре игълан итте. Болар ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев. Әлегә алар Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлмәгән.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG