Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәме барышын ТНВ, "Хозур ТВ", Россия 1 каналларында, интернетта карап булачак


Галиев мәчетендә Корбан гаете, 2019 ел

Казанда гает намазы иртәнге 4.15тә башлана, федераль каналда бәйрәм чараларын иртәнге тугызда карап булачак.

Быел 31 июльдә бәйрәм ителә торган Корбан бәйрәме чараларын Татарстан мөселманнары диния назәрәтенең “Хозур ТВ” телеканалында, аның YouTube-каналында һәм dumrt.ru сайтында туры эфирда карап булачак. Татарстанда бәйрәм чаралары иртәнге 3.30да Коръән уку белән башлана. 3.45-тә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казандагы Галиев мәчетеннән гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Мөфтигә ияреп кылынган җәмәгать намазы 4.15-тә башлана дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния назәрәте матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәме барышын туры эфирда “Татарстан-Яңа гасыр” һәм “ТНВ Планета” телеканалларында да карап булачак. Көндез бәйрәм чараларының язмасы кабатлап күрсәтелә. Галиев мәчетендә узган гаетнең язмасын Россия 1 телеканалында сәгать 9.00да карап булачак диелә хәбәрдә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге гает намазы иртәнге җидедә “360” телеканалында күрсәтеләчәк, 9.00дә аны “Россия 1” телеканалында карап булачак дип сөйләгән Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан хәзрәт Аббасов. Бәйрәм чаралары шулай ук мөфтиятнең рәсми сайтында һәм YouTube-каналында да күрсәтеләчәк. Мәскәүдә гает намазы бары Җәмигъ мәчетендә генә узачак.

Элегрәк Татарстан мөфтияте быелгы Корбан гаетен уздыру кагыйдәләре хакында хәбәр иткән иде. Мәчетләрдә бәйрәм намазларына килүчеләр санитар-эпидемиология таләпләрен үтәргә тиеш була: алар битлек, бармакча кияргә, намазга ара калдырып басарга тиешле. Мөмкин булганда гает намазын ачык һавада уздыру хәерлерәк диелде.

XS
SM
MD
LG