Accessibility links

Башкортстанда коронавирус турында дөрес статистика таләп итеп онлайн пикет бара 


Оештыручылар шулай ук коронавирус белән авыручыларның рәсми статистикага кертелмәү сәбәпләре белән дә кызыксына.

Уфалар пандемия турында дөрес статистика таләп итеп онлайн-пикет башлады. Ул picket.org сәхифәсендә бара. Аның авторы Марат Гәрәев сүзләренә караганда, Роспотребнадзор үпкә ялкынсынуы авыруларының узган елгы белән чагыштырганда алты тапкыр артуын хәбәр итә, ләкин аның сәбәпләрен атауны кирәк дип тапмый. Автор шулай ук коронавирус белән авыручыларның рәсми статистикага кертелмәү сәбәпләре белән дә кызыксына. Онлайн-пикет дүрт таләп куйган:

1. Башкортстанда коронавирус пандемиясенең чын масштабларын ачарга.

2. Йөзләрчә кеше авырганда, статистика ни өчен “матур” итеп күрсәтелә? Бигрәк тә барлык симптомнар да нәкъ COVID-19 булуын күрсәтүгә карамастан.

3. Башкортстан халкына битлек режимы, социаль дистанция җаваплылыгын стимуллаштыру буенча чаралар эшләү.

4. Ялганлаудан туктарга, ачыграк булырга.

Роспотребнадзорның Башкортстандагы вәкиле Евгений Степанов республиканың сәламәтлек саклау министрлыгын төбәктә хастаханәдән тыш пневмония очраклары алты тапкыр артуы турында кисәткән иде. Соңрак моны диагностика арту белән генә аңлаттылар. Республикада үлем очраклары турында 14 июльдән бирле әйтелми. Рәсми саннарга караганда, Башкортстанда коронавирустан барлыгы 20 кеше үлгән.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин да ике атналык изоляциядә. "Ул коронавирус йоктырган кеше белән элемтәдә булшан, шуңа күрә дистанцион эшли", дип хәбәр итте министрлык сүзчече Софья Алешина.

XS
SM
MD
LG