Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: русияләр балаларга дәүләт биргән акчаның бер өлешен микрокредит түләүгә тоткан


Коллекторы
Коллекторы

Гаиләләрнең күпчелек өлеше ярдәм алган көннәрдә кредит кайтарулар саны сизелерлек арткан.

Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 3 яшьтән 16 яшькә кадәр булган балаларга акчалата ярдәм бирү халыкның микрокредит бурычларын кайтаруына уңай тәэсир иткән. Бу турыда РБК CloudPayments хезмәте мәгълүматына таянып яза.

Коронавирус кризисы вакытында халыкның матди хәле начарайганга, апрель аеннан бирле микрозаймнарны кайтару күләме кискен кимегән булган. Шул ук вакытта CloudPayments билгеле бер көннәрдә кредит кайтарулар күбәеп китүен теркәгән. Бу көннәр балаларга дәүләт ярдәме түләнгән көннәргә туры килә.

“Безнең карашка, пособие алгач, кешеләрнең финанс хәлләре бераз яхшырып киткән, һәм алар җыелып килгән бурычларын әкренләп түли башлаган” дип фаразлый CloudPayments баш мөдире Дмитрий Спиридонов.

Президент түләүләренең төп өлеше июль башына туры килә, шул ук вакыт аралыгында бурычларны кире кайтару яхшырган. 29 июньнән 5 июльгә кадәр вакыт эчендә бурычларны кире җыеп алу күләме уртача күрсәткечтән 9 процентка гына түбәнрәк булган, 6-12 июльдә бу күрсәткеч 8 процент тәшкил иткән. Түләүләр барышы иң начарайган вакытта – май бәйрәмнәре, июньнең беренче көннәрендә – төп күрсәткечтән 20–30 процентка түбәнрәк булган. Ә түләүләрнең икенче өлеше башланган 1-2 июль көннәрендә бу күрсәткеч уртача саннан да артып, 107 һәм 80 процентка җиткән.

Майда Путин пандемия шартларында русияләргә ярдәм күрсәтү кысаларында балалы гаиләләргә акчалар түләү турында игълан итте. Өч яшьтән уналты яшькә кадәр булган һәр балага 10шар мең сум түләнәчәк диелде. Июнь ахырында шундый ук күләмдә ярдәм тагын бер кат күрсәтелде. Түләүләрнең икенче этабы 1 июльдә, Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү көнендә башланып китте.

XS
SM
MD
LG