Accessibility links

Татарстанның туристик агентлыклары берләшмәсе: "Төркиягә барырга куркырга кирәкми" 


Анталиядә диңгез яры
Анталиядә диңгез яры

Туриста коронавирус йоктыру очрагы ачыкланса, чыгымнарны иминият ширкәте каплаячак. Төркия ягы Казанга туры очышларны 17 августтан башларга җыена. 

Төркиягә бару туристлар өчен куркыныч тудырмый. Бу хакта бүген Татарстанның туристик агентлыклары берләшмәсе рәисе Рамил Мифтахов бүген журналистлар белән очрашуда белдерде. Моңа кадәр туристларда коронавирус булуы ачыкланса, аларны түләүле обсервациягә ябарга мөмкиннәр һәм бер туристка бу 1400 еврога төшәргә мөмкин дигән хәбәр таралган иде. Туризм белгече моны кире какты.

“Төркиягә килүчеләр өчен кагыйдәләр булдырылды. Туристлар очкычта анкета тутырырга, кайсы отельдә туктавын, үзенең контактларын язарга тиеш булачак. Һава аланында кемнең дә булса температурасы күтәрелгән булып, COVID-тест уңай күрсәтсә, ул һәм аның янында утырган кешеләрне изоляциягә ябачаклар. Бу уңайдан хәзер зур иминият ширкәтләренең аңлатмасы бар. Бүген чит илгә чыкканда бирелә торган иминият пакетлары 2 млн сумга тиң һәм алар карантин чыгымнарын да каплаячак. Әгәр кешеләр чит илгә 10 көнгә барыр урынга ике атнага тоткарланса, кайтыр өчен кабат билет алырга туры киләчәк дип курка. Иминият ширкәте дә бу чыгымнарны каплый. Шуңа да Төркиягә барырга куркырга кирәкми. Эш тәртибе уйланылган”, диде Мифтахов.

Рамил Мифтахов Казаннан Төркиягә туры очышлар август ахыры һәм сентябрь башында ачылыр дип көтә. Төркия ягы Казанга туры очышларны 17 августтан башларга җыена.

Шул ук вакытта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы бүген республика халкына чит илгә чыкмаска киңәш итте. Министрның беренче урынбасары Әлмир Абашев иминият акчалары дәвалау чыгымнарын капламаска мөмкин дип белдерде.

“Әгәр сез чит илгә чыгарга уйласагыз, иминият шартларын карарга кирәк. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, АКШта коронавирус белән авырып, үпкә җилләтү җиһазына һәм ЭКМО җиһазына кушу өчен 1,2 млн доллар акча кирәк булуы бар. Иминият акчасы җитмәскә дә мөмкин. Бу авыручы һәм аның туганнары өчен зур проблемнар тудырачак. Шуңа да эчке туризмга нигезләнергә кирәк. Без Русиядән читкә чыгудан тыелып торырга чакырабыз”, диде Абашев.

1 августтан Русия Төркия, Британия, Танзаниягә очышларны рөхсәт итә. Шушы өч ил генә Русия белән кара-каршы шартларда очышларны кире кайтарырга ризалашкан диелде.

XS
SM
MD
LG