Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли активистлар Юлия Галяминага каршы җинаять эшен туктатырга чакыра


Юлия Галямина
Юлия Галямина

Аерым алганда, Галяминаның Русия халыклар телләрен өйрәнү, аларны популярлаштыруга күп көч куюы әйтелә.

Интернетта сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, галимә Юлия Галяминаны яклап язылган петиция барлыкка килде. Мөрәҗәгать Русия халыклары вәкилләре, лингвистлар, Русия халыклары телләрен яклаучылар, галимнәр һәм җәмәгать активистлары тарафыннан язылган, аны теләгән кеше имзалый ала.

Петициядә әйтелгәнчә, Галяминаны аның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен җәберләү – ярамаган хәл. Аңа каршы җинаять эшен ачу мөрәҗәгатьтә сәяси эзәрлекләү буларак бәяләнә, авторлар җинаять эшен кичекмәстән туктатырга таләп итә.

"Безнең һич шигебез юк: җинаять эшен ачу – Юлиягә аның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен, аеруча аның Русия конституциясенә үзгәрешләр кабул итүгә каршы кампаниясе өчен сәяси басым алымы", диелә петициядә.

Моннан тыш мөрәҗәгать авторлары Галяминаның Русия халыклар телләрен өйрәнү, аларны популярлаштыруга күп көч куюы әйтелә. Аның һәр телне, һәр җәмгыятьне бәяли, хөрмәт итә торган һәм яклаган кеше булуы телгә алына.

Петицияне имзалау тәкъдиме белән берничә милли оешма, аерым алганда Русия халыкларының демократик конгрессы һәм "Хавал" чуаш оешмасы мөрәҗәгать итте. Русия халыкларының демократик конгрессы үз мөрәҗәгать белән дә чыкты, анда оешма Галяминага каршы җинаять эшен туктатырга чакыра.

31 июль көнне Русия тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре думасы депутаты Юлия Галяминага каршы җинаять эше ачуы билгеле булды. Аны митинглар уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозуда гаеплиләр.

Тикшерү комитеты хәбәрендә Галямина канунсыз киңкүләм чарада катнашуга чакырып интернетта хәбәр чыгарган диелә. Конституциягә үзгәрешләргә каршы бу чарага 15 июльдә ким дигәндә 150 кеше килгән дип хәбәр ителә.

Юлия Галямина – Төп канунга үзгәрешләр кертүгә каршы тавыш бирүгә чакыручы “Нет!” комитетын оештыручыларның берсе.

XS
SM
MD
LG