Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Галямина: "Максатка юл күп адымнардан тора"


Юлия Галямина кулында Русия Конституциясе белән

Русиянең төрле төбәк депутатлары Конституциягә үзгәртүләр кертү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатькә кул куючылар нигездә Путинның президентлык мөддәтләрен нульләштерүгә каршы. Мөрәҗәгать авторларының берсе — Мәскәү муниципаль депутаты Юлия Галямина Азатлык сорауларына җавап бирде.

Әңгәмәнең татарча булачагын белгәч Юлия ханым, "Бик шәп. Сүз уңаеннан, миндә чирек татар, чирек башкорт каны. Балачактан татар телен өйрәнергә хыялландым. Әнием тумышы белән Уфадан, ул татарча яхшы белә. Кызганыч, мин өйрәнә алмадым", дип уфтанып алды.

— Конституцияне үзгәртү дигәндә халык нигездә президентның элекке мөддәтләрен нульләштерү турында гына белә, ә анда әле "дәүләт коручы" халык турында искәртү дә бар. Бу мәсьәләгә мөрәҗәгатькә кул куючылар ничек карый, Русиядә милли республикалар аз түгел бит.

— Дәүләт коручы халык дип сүз кузгату гомумән дөрес түгел, дәүләтне бөтен халыклар да бергә төзегән. Үзләрен бер халыкка да кертмәгән кешеләр бар, алар үзләрен ниндидер аерым этнос дип саный, бу һәркемнең шәхси эше. Алар да русиялеләр. Дәүләт коручы-кормаучы кебек штамплар, стереотиплар белән уйнау начар тәмамланыр дип уйлыйм.

— Бүгенге көндә ничә депутат кул куйды бу мөрәҗәгатькә? Сез мөрәҗәгать иткән депутатлар арасында Татарстан һәм Башкортстан депутатлары бармы, алар төп канунны үзгәртүгә ничек карый?

— Әлегә 350гә якын кеше имзалады. Имза җыю дәвам итә. Бүгенгә барлыгы 37 өлкә һәм республика кушылды. Менә хәзер кулымдагы исемлеккә караганда, Башкортстаннан бер депутат кул куйган — Урыс Юрмаш авыл советыннан Альберт Гаскаров. Имзасы янына "Без монда хакимият" дип комментар да калдырган. Татарстаннан әлегә кул куючы юк.

—Бу мөрәҗәгатьнең берни дә үзгәртмәячәген үзегез дә аңлыйсыздыр. Максатыгыз ни иде?

Бер адым гына беркайчан да максатка китерми. Максатка юл күп адымнардан тора

— Бер мөрәҗәгать кенә гомумән берни дә үзгәртми. Бер адым гына беркайчан да максатка китерми. Максатка юл күп адымнардан тора. Мөрәҗәгать — шул адымнарның берсе. Конституциягә үзгәрешләр кертүгә, Путинның мөддәтләрен нульләштерүгә, гомумән бу хәлләргә карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртүгә таба бер адым. Бу — Путинга түгел, башка кешегә түгел, халыкка мөрәҗәгать.

— Соңгы сорау: сезнең тәкъдим — бойкотмы, тавыш бирүме?

—Безнең "Юк!" кампаниясе өчен иң мөһиме — хәзерге хәлләргә, нульләштерүгә карата үз позицияңне, үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Кешеләр өчен иң гади, иң кулай вариант — тавыш бирү. Тавыш бирү дә аз, бу — минимум. Майкага язып килергә, селфи ясарга була, бюллетень белән фото ясап, соцчелтәрләргә куярга, митингка йә пикетка чыгарга була.

Шул ук вакытта, безгә нәрсә генә дисәләр дә, коронавирус беркая да китмәде — үз сәламәтлеге өчен борчылучылар бар, бу ясалма сайлау уенында катнашудан катгый рәвештә баш тартучылар бар. Әлбәттә, моңа гадел плебисцит дип карарга кирәкми, безнең мөнәсәбәтне күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек дип карарга кирәк. Әгәр кешеләр үз фикерен белдерергә әзер булса, алар үз мөнәсәбәтен башкача да белдерә ала — электрон тавыш бирүне дә урынсыз санасалар, балконга банер элә алалар, социаль челтәрләрдә аватарларын үзгәртә алалар, агитациядә катнаша алалар. Петициягә кул куя алалар — аны имзалау, дусларга тарату да бик мөһим. Һәркем үз адымын ясый ала, без дә нинди адымнар ясарга икәнен әйтеп җибәрә алабыз.

Казанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы көн саен ялгыз пикетлар уза. 6 июньдә Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев Русия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр өчен 1 июльдә узачак тавыш бирүне бойкот итәргә чакырып ялгыз пикет үткәрде.

фикерләр (25)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG