Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хабаровски халкына теләктәшлек белдерү чарасында алты кеше тоткарланган


Казанда урам чарасына чыгучыларны тоткарлау
Казанда урам чарасына чыгучыларны тоткарлау

Тоткарланучылар арасында балалы хатын-кыз да булган.

1 августта Казанда Хабаровски протестчыларына теләктәшлек белдерү чарасында алты кеше тоткарланган.

Чара Бауман урамындагы сәгать янында узган. Активистлар берничә плакат чыгарган, аларның берсенә "Я/Мы Фургал" (Мин/Без Фургал) дип язылган. Полиция әлеге плактларны урнаштырган яки аларга кагылган бөтен кешене тоткарлаган. Чара 40 минут тирәсе дәвам иткән.

Тоткарланучылар арасында активистлар Никита Храмов һәм Андрей Бояршинов бар. Моннан тыш плакатны фотога төшергән өлкән яшьтәге ханым Раушания Коваленко һәм аның туганы Раиса Бажикова тоткарланган. "Я/Мы Фургал" плакатын урнаштырып торган хатын-кыз һәм аның баласы да автозакка эләккән.

Чара флешмоб форматында узган. Активистлар плакатларны урнаштырган һәм күгәрченнәр ашатып торган.

Мондый чаралар Мәскәү, Петербур, Владивосток, Екатеринбур, Чиләбе, Краснодар һәм башка шәһәрләрдә дә узды. Аларда да тоткарланучылар булды. Иң күп кеше Иркутскида чыкты. 170ләп кеше йөреш һәм митинг уздырды, полиция аларга каршы килмәде.

Хабаровскиның үзендә дә элекке губернатор Сергей Фургалны яклап инде 22нче көн меңнәрчә кешелек чаралар уза. Шимбә көннәрдә урамнарга чыгучылар саны аеруча күп була, митингларга дистә меңнәрчә кеше чыга. Урам җыеннары килештерелмәсә дә, полиция нигездә протестчыларга каршы килми. Бу чараларда татарлар да катнаша.


.

XS
SM
MD
LG