Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Онлайн-пикетны башларга коронавирус белән бәйле вазгыять этәрде"


Марат Гәрәев
Марат Гәрәев

Уфадан журналист Марат Гәрәев коронавирус белән авыручыларның рәсми статистикага кертелмәү сәбәпләре белән дә кызыксына. Хакимиятне ялганлаудан туктарга, ачыграк булырга чакыра.

Уфалар пандемия турында дөрес статистика таләп итеп онлайн-пикет башлады. Ул picket.org сәхифәсендә бара. Аның авторы Марат Гәрәев йөзләрчә кеше авырганда, статистика ни өчен "матур" итеп күрсәтелә дигән сорау куя һәм пандемиянең чын масштабларын ачуын таләп итә. Азатлык бу хакта Гәрәев белән сөйләште.

— Марат әфәнде, бу онлайн-пикетны башларга нәрсә этәрде?

Якын-тирәдә күпләп кешеләр авырый һәм үлә, ә шул ук вакытта статистикада бу хакта берни әйтелми

— Килеп туган вазгыять этәрде. Күп әйбер аңлашылмый башлады. Бик күп сораулар туа. Авыруны яшерү тирәсендәге сораулар. Якын-тирәдә күпләп кешеләр авырый һәм үлә, ә шул ук вакытта статистикада бу хакта берни әйтелми. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы киңкүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирми, аларны инкарь итә. Бу мәсьәлә җәмгыятьтә куера. Сизелеп тора. Шушы хәлләр этәрде.

— Ни өчен нәкъ онлайн-пикет уздырырга булдыгыз, берәр башка төрле ысулны сайламадыгыз, мисал өчен мөрәҗәгать язмадыгыз?

— Күптән түгел Yandex-та пикетлар барлыкка килде. Алар бик тиз популярлашты. Yandex моның халыкка ошаганын күреп, әлбәттә, аңа тиз генә чик куйды. Шуннан мин бу мәйданны (picket.org) күрдем дә эшләп карарга булдым. Гадәти кызыксыну иде. Инде анда 40 кеше бар.

— Ни өчен авыручылар саны яшерелә дип уйлыйсыз, федераль үзәктән курку бармы, тагын барысын да ябарга туры килеп икътисад түбән тәгәрәр дип шикләнәләрме?

— Анысын белмим. Әмма кайбер әйберләр бик гаҗәпләндерә. Мисал өчен Түбән Новгород өлкәсе бар. Анда 3 миллион кеше яши. Башкортстан белән чагыштырганда бер миллионга азрак. Шул ук вакытта анда тәүлеккә коронавирус йоктыруның 200 очрагы теркәлә. Бу, рәсми саннарга караганда, Башкортстандагыдан биш-алты тапкыр күбрәк. Чөнки Башкортстанда 30-50 очрак. Башкортстаннан Түбән Новгород өлкәсенә бер мең чакрымлык юл, анда да шундый ук һава торышы, шундый ук кешеләр яши, шундый ук хастаханәләр, ә статистика башка. Шуңа анда дөреслек күбрәк дигән уй туа. Шул ук вакытта өлкә (Түбән Новгород - ред.) белән берни булмады, ул Русиядән юкка чыкмады, иң мөһиме губернаторны эшеннән алмадылар. Нигә Башкортстанда куркалардыр – белмим.

Башкортстан һәрвакыт ниндидер ябык республика булды

Икенчесе – Башкортстан һәрвакыт ниндидер ябык республика булды. Хакимият халыктан, җәмгыятькә ниндидер мәгълүматлар таралудан курка, ниндидер совет заманыннан калган гадәтләр, дәшми калу, яшерү. Гомумән, коронавирус статистикасында гына түгел, бар яктан да ябык республика. Советлык, колхозлык... Бу халык, хакимият менталитеты.

Өченчедән, республика җитәкчелеге федераль үзәк алдында яхшы күренергә тели, әмма бу минем субъектив фикерем. Дөресме, юкмы – белмим.

— Күп кенә диагнозларда коронавирус түгел, ә пневмония дип язылган. Бу табибларга өстәмә акча түлисе килмәү белән бәйле дип санамыйсызмы?

— Мин белмим. Бәйле дә, бәйле булмаска да мөмкин. Әлбәттә, вирус мутацияләнә, аның төрләре күп, Роспотребнадзорның Башкортстан бүлеге узган ел белән чагыштырганда пневмония белән авыручыларның алты тапкырга артуын таныды. Нәкъ пневмония. Ә пневмония ул кайсы вирус белән барлыкка килә, COVID вирусы белән. Әмма монда бик зур бер аңлашылмаучанлык бар. Әле COVID-19 башланган март, апрель, май айларында безгә коронавирусның симптомнары буларак температура күтәрелү һәм ис сизү, тәм тою югалуны, туңуны әйтеп килделәр. Нәкъ шушы симптомнар хәзер пневмония белән авыручыларда күзәтелә. Мин үзем шундый кешеләрне беләм. Бу бик гаҗәп. Әлбәттә, без белгечләр түгел. Мин табиб түгел. Шуңа ниндидер нәтиҗәләр ясый алмыйбыз. Әмма бу гаҗәп тоела. Шуңа онлайн-пикет уздырырга булдым да инде.

— Әмма тест ясала бит һәм аларда коронавирус ачыкланмый?

Элек тестта коронавирус чыга иде, хәзер чыкмый

— Әйе, мин дә шуны әйтәм, элек тестта коронавирус чыга иде, хәзер чыкмый. Гаҗәп бит. Әмма хәзер хакимият тагын шартларны кырыслата башлады. "Башавтотранспорт" оешмасы битлексез автобусларга кертмәячәген әйтте. Кибетләрдә битлексез һәм бармакчаларсыз хезмәт күрсәтелмәячәк. Моннан икътисад һич кенә дә зыян күрмәячәк. Хакимият тә пневмония, коронавирус белән авыручылар артканын күрә... Шуңа кабат битлекләргә күчәләр. Әлбәттә, кайбер кешеләр битлекне принципиаль рәвештә кими. Шул ук вакытта алар COVID булганны да кире какмый. Күрәсең, якын тирәләрендә үлгән кешеләр юктыр. Андый кешеләрдән ераграк тормалы инде, башка берни дә эшләп булмый.

— Уфа кешесе Азат Галиуллин үз Инстаграмында видео элгән иде. Ул анда коронавирустан үлүчеләрне моргтан төннәрен алып чыгуны күрсәтә. Шул ук вакытта рәсми статистикада үлүчеләр күрсәтелми.

— Мин ул видеоны күрмәдем. Шуңа бу хакта берни дә әйтә алмыйм. Кешеләрнең ихтимал пневмония, ихтимал коронавирус белән авырганнарын күрәм. Күпләп авырганнарын беләм. Табиблар гаиләләре белән авырып ята. Мин аны нәкъ COVID дип әйтмим, мин бары сорауга җавап ишетергә телим. Ни булып ята, нишләргә дигән сораулар һәркемдә туадыр. Хакимият моңа нинди дә булса реакция күрсәтерме – белмим. Битлекләрне кире кертә башладылар. Бу тиз арада яхшы якка үзгәрешкә китерер дип уйлык.

— Табиблар хастаханәләр авыручылар белән тулы дип әйтә. Сезнең танышлар арасында авыручылар бар дидегез, алар бу хакта әйтмәдеме?

Хастаханәләр турында шундый имеш-мимешләр йөри икән, без моңа җавап ишетергә телибез

— Хастаханәләр турында белмим. Минем танышлар өйдә дәваланды. Күпләр авыруны өйдә ятып уздырып җибәрә. Әгәр хастаханәләр турында шундый имеш-мимешләр йөри икән, без моңа җавап ишетергә телибез, журналистлар җавап көтә.

— Бәлкем республика җитәкчелегенә дөрес мәгълүмат килеп җитмидер?

— Хәзер XXI гасырда, 2020 елда күп мәгълүмат социаль челтәрләрдән килә. Шуңа алай була алмый. Барысы да барысын да яхшы белә.

— Онлайн-пикеттан нәрсә көтәсез, ниндидер саннар әйтелер дип уйлыйсызмы?

— Нәрсә көткәнемне белмим. Мин бу пикетта бик четерекле мәсьәләне күтәрдем. Бу хакта төрле мәйданнан әйтергә кирәк – социаль челтәрләр булсын, массакүләм мәгълүмат чаралары, пикетлар. Facebookта да меңнәрчә караучы бар. Түрәләр җәмгыятьнең сигнал бирүен күрә. Нидер эшләргә кирәк дигән сигналларның берсе, хакимияткә халык белән сөйләшә башларга кирәк дигән сигнал. Хакимият структурасы бик ябык. Алар канун нормаларын үтәми. Җиде көндә алар журналист сорауларына җавап бирергә тиеш, әмма бу эшләнми.

* * * *

Роспотребнадзорның Башкортстандагы вәкиле Евгений Степанов республика сәламәтлек саклау министрлыгын төбәктә хастаханәдән тыш пневмония очраклары алты тапкыр артуы турында кисәткән иде. Соңрак моны диагностика арту белән генә бәйләп аңлаттылар.

Рәсми статистикага карасаң, республикада COVID-19 белән авыручылар соңгы көннәрдә 35-40 кешедән артмый.

XS
SM
MD
LG