Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлүе хәбәр ителде


Чаллыда һәм Әлмәттә ике хатын-кыз үлгән.

Татарстанда COVID-19 корбаннарының рәсми исемлегенә тагын ике кеше кертелде. Мәгълүмат Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы тарафыннан китерелә.

Чаллыда яшәгән 1955 елгы ханым сулыш алуы кыенлашу сәбәпле БСМПга китерелгән була. Анализлары COVID-19 булуын күрсәтә. Яман шеш авыруы да булганлыктан, хәле торган саен начарая барган. 19 июльдә ул җан биргән.

16 июльдә республика онкология диспансерының Әлмәттәге филиалында оештырылган вакытлы covid-һоспитальгә 1970 елгы ханым китерелә. Аның үпкәсе ике яклап шешкән була. Эндокринология авыруы да булган диелә. 9 августта авыру үлгән. Үлеменең сәбәбе җәсәден тикшереп карау ярдәмендә ачыкланган диелә.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең саны 49 булды. Русия статистикасына аларның яртысыннан кимрәге генә кергән (27 очрак).

Узган тәүлектә республикада 28 кешедә COVID-19 расланган. Вирус барлыгы 5930 кешегә йоккан, шулардан 4774 кеше терелгән, узган тәүлектә тагын 24 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 11 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 127 (+34) 5 424 (+18) 25 (+0)
Татарстан5 930 (+28) 4 778 (+28) 27 (+0)
Русия897 599 (+4 945) 703 175 (+6 494) 15 131 (+130)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG