Башкортстанның Бөре шәһәрендә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре коронавирус белән авырый. Хәзерге вакытта ике фельдшер вирустан дәвалана. Бу турыда бүген республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингы вакытында министр урынбасары Ирина Кононова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, медиклар җәйге ялдан чыккан көнне үк авырып киткән, вирусны вакытында ачыклый алганнар. Хәзер бу хезмәткәрләрнең коронавирусны эштә йоктырганмы, әллә читтәме икәнлеген ачыклау бара дигән түрә.
Аннан алда медиа Бөредә коронавирус белән чирләүче медикларга больничный бирмиләр дип язып чыккан иде. Кононова бу мәгълүматны кире какты. Аның сүзләренчә, ашыгыч ярдәмдә эшли торган 30 фельдшерның алтысы июль аенда “төрле сәбәпләр белән” больничныйга киткән, шулай ук бер машина йөртүче дә авырган. “Беркемгә дә хезмәткә яраксызлык кәгазе бирүдән баш тарту булмады, андый хәл була да алмый, андый кәгазь барыбер бирелә. Бер генә бәхәс тудырырлык әйбер бар – ул язмада авыруга кайсы код куела, ләкин анысы экспертиза һәм Социаль иминият фонды аша алга таба түләү вакытында ачыкларга була” диде түрә.
Рәсми саннарга караганда, Башкортстанда 11 августка коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы теркәлгән. Хастаханәләрдә 306 кеше дәвалана, шулардан 28 кеше авыр хәлдә ята, 9 авыру үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган.
Республикада хастаханәдән читтә башланган пневмония очраклары да арта. Бу турыда сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Узган тәүлектә 78 кешегә шундый диагноз куелган, ә 9 августта 61 кеше булган. Август башыннан гына да Башкортстанда пневмония 901 кешедә табылган. “Иҗтимагый фикер пневмонияләр артуны яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйли. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе белгечләре үпкә шешүләр санын тикшеренүләр саны арту белән аңлата” дип яза Башинформ.
Май аенда Башкортстанның Дәүләкән районы үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булып эшләгән 54 яшьлек Радик Исхаков вафат булды. Ул үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш Уфаның Дим бистәсендә урнашкан Covid һоспиталендә җан биргән. Хатыны Наилә Исхакова ире һәм аның белән эшләгән фельдшерның авыруларны хастаханәгә алып килгәндә коронавирус йоктыруын әйтә. Ләкин Радик Исхаковның үлем турында таныклыгында үлеменең сәбәбе “башка тәгаенләнгән инфекция агентлары китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы” дип язылган.
Рәсми саннар. 11 август 10:30
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 7 127 (+34) | 5 424 (+18) | 25 (+0) |
Татарстан | 5 930 (+28) | 4 778 (+28) | 27 (+0) |
Русия | 897 599 (+4 945) | 703 175 (+6 494) | 15 131 (+130) |