Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус милициясе протест "координаторларын" тоткарлау турында белдерә


Минскида тоткарлаулар
Минскида тоткарлаулар

Рәсми дәүләт агентлык язуына караганда, тоткарланучыларның берсе "Беларусь" кунакханәсенең 17нче катыннан башкаларның гамәлләрен көйләп торган.

Минскида чуалышлар координаторлары тоткарланган дип хәбәр итте Беларусның БелТа дәүләт агентлыгы. Моннан тыш, илнең эчке эшләр министрлыгы протестларда катнашучыларга акча түләүче ирне тоткарлауы турында белдерде.

БелТА мәгълүматларына караганда, тоткарланучыларның берсе "Беларусь" кунакханәсенең 17нче катыннан башкаларның гамәлләрен көйләп торган. "Ир өч кеше белән идарә иткән, ә алар, үз чиратында, йөзләрчә кешеләр белән", диелә агентлык хәбәрендә.

Беларус эчке эшләр министрлыгы протест чараларында катнашучыларга акча тараткан дип белдерде. Ул милициягә каршылык күрсәткән, ә аның рюкзагында 10 мең доллар тирәсе акча табылган. "Тоткарланучы элегрәк җинаять кодексының аеруча куркыныч психотроп матдәләр алу, саклау, тарату маддәсе нигезендә хөкем ителгән булган, берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган", дип китерә милиция хәбәрен БелТА.

Моннан тыш, Минскида "Ачык Русия" хокук яклау оешмасы координаторлары Игорь Рогов Һәм Артем Важенков тоткарланган иде. Беларус тикшерү комитеты алар киңкүләм чуалышларда катнашу турында җинаять эше кысаларында шикләнелә дип белдерде. Әлеге маддә нигезендә сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Сишәмбе хәбәр ителүенчә, Игорь Рогов тиз арада Русиягә кайту шарты белән иреккә җибәрелгән. Артем Важенков турында мәгълүмат юк. Алар Беларуска президент сайлауда күзәтүчеләр буларак килгән диелә.

12 август иртән ОМОН, милиция һәм башка куәт оешмалары вәкилләре Мински урамнарыннан киткән. ТАСС вакыйга урыныннан хәбәр итүенчә, төп юллар буенча транспорт йөри башлаган. Өч көн эшләми торган мобиль интернет эшләп киткән.

Беларуста президент сайлаулары 9 августта узды. Рәсми хакимият сайлауда гамәлдәге президент Александр Лукашенка җиңүен белдерде. Шул ук вакытта Лукашенканың көндәше булган Светлана Тихановскаяның штабы намзәтнең дистәләгән сайлау участокларында 70-80 процент тавыш җыйганлыгын хәбәр итте. Сайлау нәтиҗәләре белән килешмичә, 9 август кич белән берничә дистә мең кеше урамнарга чыкты. 10 августта кайбер ширкәтләрдә забастовка узуы турында хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG