Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар театры мөдире вазифасыннан киткән, труппада 30 кеше авырый


Кырымтатар музыкаль-драма академия театрының мөдире Меджиде Мельгазиева белән мәдәният министрлыгы килешүне озайтмаган соң ул вазифасыннан киткән. Театрда аңлашмаучанлык дәвам итә.

"Тартюф" спектакле репетициясеннән соң театрның труппасында 30 кеше авырып киткән. Алар арасында әйдәүче актёр Сусанна Барабашевада COVID-19 расланган, ул хастахәнәдә дәвалана. Калганнарында да шул ук симптомнар, ләкин алар өйдә дәвалана диелә.

Азатлыкның бу бит гәдәттән тыш хәл, нигә бу хакта рәсми бер хәбәр юк дигән соравына театрда җавап бирергә теләмәделәр. "Иҗади төркем эшкә чыккан соң фетнә була ала, баш режиссёр Зарема Билялованы себереп китәчәкләр", диде актёрларның берсе.

Берничә атна элек театрдагы хәлләр турында бер төркем актёрлар Кырымның мәдәният министлыгына, мөфти Эмирали Аблаевка, Кырым башлыгы каршындагы кырымтатар шурасына хатлар юллаган иде. Анда, атап әйткәндә, Зарема Билялованы театрның баш режиссер вазифасыннан алынуы таләп ителгән иде.

Мөдир Меджиде Мельгазиева белән килешү озайтылмаганы бу таләп һәм хатлар белән бәйлеме-юкмы, билгесез. Аның урынына вазифаларны вакытлыча башкаручы итеп урынбасар Эльмира Данильчук-Аблеметова билгеләнгән, ләкин театрның сайтында мөдир итеп һаман Меджиде Мельгазиева күрсәтелә. Актёрлар исә баш режиссёрның китүен таләп итеп калалар. Театрда аңлашмаучанлык дәвам итә.

2018 елның август аенда Кырымтатар музыкаль-драма театрының күренекле артистларының бер өлеше (11-15 кеше) театр җитәкчесе Билял Биляловның вазифасыннан алынуына каршылык белдереп, театрдан киткән иде.

Билял Биляов урынына 2018 елда мөдир вазифасына Меджиде Мельгазиева, сәнгать җитәкчесе итеп Эльдар Джелилов билгеләнгән иде.

Әмма 2019 елда вазифасыннан алынган Эльдар Джелилов урынына баш режиссер итеп Зарема Билялова тәгаенләнде.

XS
SM
MD
LG