Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар театрында яңа җәнҗал: баш режиссерның китүен таләп итәләр


Кырымтатар музыкаль-драма академия театры афишалары
Кырымтатар музыкаль-драма академия театры афишалары

Кырымтатар музыкаль-драма академия театрының бер төркем актерлары театрның баш режиссеры эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдергән. Алар театр милли йөзен югалта, концерт програмнары белән чикләнә, үзешчән театр дәрәҗәсенә төшеп бара дип мәдәният министрлыгына хатлар язган.

Актерлар 2019 елда баш режиссер итеп тәгаенләнгән Зарема Билялованың театрның репертуарын булдыру, кадр мәсьәләсендә карарлары белән риза булмаганын белдереп берничә адреска хатлар юллаган. Хатларны имзалаучылар Зарема Билялова баш режиссер вазифасына лаек түгел дип, аның белән контрактны дәвам итмәскә чакыра.

Хатларны имзалаучылар арасында режиссер Эльмар Аблаев, актерлар Сусанна Барабаш, Алие Темиркаяева, Лемара Джелилова, Лейля Айвазова, җырчы-солист Асан Билялов бар. Ләкин оркестр музыкантлары, балет труппасы биючеләре хатны имзаламаганы билгеле.

6 июль театрдагы вазгыятькә багышланган җыелыш узган, ләкин ул бер нәтиҗә дә бирмәгән. "Житәкчеләр җыелыш протоколын үзләренә ничек кирәк шулай язды", диде исемен әйтмәскә сораган җыелышта катнашкан бер актер.

Кырымтатар театры актерлары баш режиссерга канәгатьсезлек белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

"Без мәдәният министрлыгына хат әзерләдек, Кырым башлыгы Сергей Аксенов каршындагы кырымтатар шурасына, Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаевка да хатлар юлладык, алар белән очрашуларны көтәбез, алар безнең бу мәсьәләне үзебез хәл иткәнебезне теләгәннәрен дә беләбез", диде Азатлыкка Кырымның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Эльмар Аблаев.

"Дөньяда бердәнбер булган кырымтатар театры Кырым филармониясенең бер бүлегенә әверелеп бара, драмалар, спектакльләр урынына 80 процент концерт програмнары куеп, репертуарны әсәрләр белән баетмыйлар. Баш режиссёр актерларны, оркестрны, театрның зур потенциалын милләткә файдага эшләтми, репертуар, иҗади планнарны баш режиссер теләге ничек тели шулай үзгәртә, бер елда театрның профессиональ дәрәҗәсе шактый төште", диелә мөфти исеменә юлланган хатта.

Баш режиссер вазифаснда бер ел эшләгән Зарема Билялованың кадрлар сәясәте дә тәнкыйть ителә. Аның театрга актер, режиссёр һөнәре булмаган филологларны, җырчыларны, радиотапшырулар алып баручыларны, тәҗрибәсез кешеләрне кабул итүе театрның дәрәҗәсен төшерә, диелә хатта. Билялованың үзенең дә профессиональ режиссер дипломы булмый торып, аны баш режиссер вазифасына кем куйган дигән сорау да куя хат имзалаучылар.

Гомумән, баш режиссерны театрның репертуар сәясетендә үңышсызлыгында, театрга кирәкле-кирәксез, профессиональ тәҗрибәсе булмаган кешеләрне үзенең шәхси карашына нигезләнеп кабул итүдә, театрда иҗатның югала баруында гаплиләр.

Эльмар Аблаев фикеренчә, театрда иҗат итәчәк, театр труппасын җитәкчелек итәчәк баш режиссерның дөньяга ниндидер карашы булырга тиеш. Зарема Билялова безнең театрда баш режиссер вазифасына килешми ди ул.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов каршындагы кырымтатар шурасы белән театрда 29 июль көтелгән очрашу шушы киләсе кичектерелгән.

2018 елның август аенда Кырымтатар музыкаль-драма театрының күренекле артистларының бер өлеше (11-15 кеше) театр җитәкчесе Билял Биляловның вазифасыннан алынуына каршылык белдереп, театрдан киткән иде.

Билял Биляов урынына 2018 елда мөдир вазифасына Меджиде Мельгазиева, сәнгать җитәкчесе итеп Эльдар Джелилов билгеләнгән иде.

Әмма 2019 елда вазифасыннан алынган Эльдар Джелилов урынына баш режиссер итеп Зарема Билялова тәгаенләнде.

XS
SM
MD
LG