Accessibility links

Чаллы театрына Аяз Гыйләҗев исеме биреләчәк


Чаллы татар театры спектакле күренеше, архив фотосы
Чаллы татар театры спектакле күренеше, архив фотосы

Татарстан мәдәният министрлыгы һәм шәһәр хакимияте белән киңәшеп шундый карарга киленгән.

Чаллы татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк. Бу хакта "Татар-информ" яза.

"200ләп исем арасыннан Аяз Гыйләҗев исемен бирү тәкъдиме сайлап алынды. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм шәһәр хакимияте белән киңәшеп шундый карарга килдек. Әлеге карарны да, Аяз Гыйләҗевның кайсы әсәре беренче булып Чаллы театрының яңа сәхнәсенә менәчәген дә бина ачылганда игълан итәрбез", дигән Олег Кинҗәгулов.

"Исемнәр арасында Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеров, Чаллы җирлегеннән Нур Баян исеме бар иде. "Аккош", "Театр ядкәрьләре", "Яшьләр" кебек сүзләр дә тәкъдим ителде — без андыйлардан башта ук баш тарттык", дигән театр җитәкчесе.

Чаллы татар драма театрының элеке мөдир урынбасары Кәүсәрия Җамалиева театрга милләтпәрвәр, Чаллыда үзешчән театр булдырып, шәһәрдә татар театрына нигез салучыларның берсе Илдар Хаҗи исемен бирүне сораган иде.

Чаллы татар драма театры моңа кадәр КПССның шәһәр комитеты бинасында урнашкан иде. Бинаны аңа 1990нчы елларда биргәннәр. Театр чыгып киткәч, бина Чаллы курчак театрына биреләчәк. Курчак театрының моңа кадәр үз бинасы булмаган.

XS
SM
MD
LG