Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы татар театрына милләтпәрвәр Илдар Хаҗи исемен бирүне сорыйлар


Илдар Хаҗи
Илдар Хаҗи

Илдар Хаҗи - Чаллыда үзешчән театр булдырып, шәһәрдә татар театрына нигез салучыларның берсе.

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага күчеп исемле булырга тора. Җәй башында чаллыларга театрга исем сайлау бәйгесе игълан ителде. Сәнгать эшлеклесе, Чаллы татар драма театрының элеке мөдир урынбасары Кәүсәрия Җамалиева театрга милләтпәрвәр, Чаллыда үзешчән театр булдырып, шәһәрдә татар театрына нигез салучыларның берсе Илдар Хаҗи исемен бирүне сорый.

"Театрга лаеклы, Чаллы тамашачысы теләгән исемне куйсыннар иде. Илдар Хаҗи шәһәр төзелә башлаганда Казаннан килеп "Энергетик" мәдәният сараенда 40-50 кешедән торган үзешчән театр коллективы оештырган шәхес. Үзенең яшьлеген, энергиясен, осталыгын шул театрга багышлаган, шәһәребез сәнгатен күтәрүгә, күпләгән яшьләргә тормыш юлын сайларга ярдәм итте. Чаллыда театр сөюче тамашачыны булдыруга күп көч куйган кеше", диде Азатлыкка Кәүсәрия ханым.

Күренекле шәхесләр арасыннан халык Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Шәүкәт Биктимеров, Фәнис Яруллин кебек шәхесләрнең исменәре тәкъдим ителгән. Кәүсәрия Җамалиева татарда лаеклы исемнәр күп, әмма исеме җисеменә туры килергә тиеш дип әйтә:

"Актив җәмәгать эшлеклесе буларак, телебезне, динебезне саклап, үстерү өстендә көне-төне бушка чапкан, остаз һәм киңәшче буларак шәкертләр тәрбияләп яшәгән кеше моңа лаек. Илдар әфәнденең шәкертләре бүгенге көндә җәмгыятьтә дә, сәнгать юлында да үз урыннарын табып, югары исемнәр яуладылар. Шәхес буларак, Илдар Хаҗиның исемен шулай итеп мәңгеләштерсәк, КАМАЗ төзелә башлаган тарихи еллар да онытылмас иде", ди Җамалиева.

Чаллы татар драма театры быел ЗЯБ бистәсендәге яңа бинасына күчә, хәзер анда төзекләндерү эшләре бара. Бүгенге көндә исем тәкъдим итү этабы тәмам. 160тан артык исем тәкъдим ителгән диелә театрның рәсми сәхифәләрендә. Махсус комиссия тәкъдим ителгән вариантлардан бер исем сайлап алып, аны тиздән халыкка игълан итәргә әзерләнә.

Сайлау комиссиясенә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәголов, "Энергетик" мәдәният сарае мөдире Гөлзада Рзаева, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин кергән. Тәкъдим ителгән исемнәр арасында "Җилкән", "Курай", "Ак калфак" кебек атамалар да бар.

Чаллы татар драма театры моңа кадәр КПССның шәһәр комитеты бинасында урнашкан иде. Бинаны аңа 1990нчы елларда биргәннәр. Театр чыгып киткәч, бина Чаллы курчак театрына биреләчәк. Курчак театрының моңа кадәр үз бинасы булмаган.

XS
SM
MD
LG