Accessibility links

Башкортстан мәктәпләрендә дәресләр 5 минутка кыскартылачак


Республика җитәкчесе Радий Хәбиров яңа уку елында эпидемиология таләпләре белән бәйле үзгәрешләр турында хәбәр итте.

Башкортстанда яңа уку елында балалар мәктәпләргә йөреп укыячак, ләкин санитар-эпидемиология таләпләре кысаларында күп кенә үзгәрешләр кертелә. Бу турыда республика башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язып чыкты.



Аерым алганда, балалар төрле фәннәрне уку өчен бер бүлмәдән икенчесенә күчеп йөрмиячәк. Бары физкультура, физика, химия, информатика, технология дәресләре үз бүлмәләрендә уза. Тәнәфесләр төрле сыйныфлар өчен төрле вакытта була. Мәктәп хезмәткәрләре битлек киеп йөрергә тиеш. Мәктәпләрдә өстәмә ишекләр дә ачылачак – укытучылар һәм балалар аерым ишекләрдән йөриячәк. Даими рәвештә дезинфекцияләү, җилләтү чаралары башкарылачак. Дәрес алдыннан балаларның тән температурасы үлчәнә, автобус белән йөрүче балаларны автобуска утырыр алдыннан тикшерәчәкләр.

“Бик мөһим нәрсә – без дәресләрне биш минутка кыскартабыз. Шул ук вакытта бу уку програмнарында чагылмасын дип тырышачакбыз. Әлбәттә, социаль ара калдыруны таләп итәчәкбез” дип яза Хәбиров.

Моннан тыш, Башкортстан мәктәпләрендә медицина тикшерүчеләре дигән вазифа булдырыла. Бу эшне Башкорт дәүләт медицина университетының өлкән курс студентлары һәм республикадагы сигез медицина көллияте укучылары башкарачак. Алар БГМУ һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Квалификация үстерү үзәгендә әзерлек уза.

Башкортстан хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Хәбиров быелгы уку елының беренче өч атнасы эпидемиология ягыннан авыр булачак дип сөйләде. Ул мәктәпләр ачылгач грипп һәм ОРВИ авыруларына COVID-19 өстәлеп, хәлне катлауландырачак диде.

“Укучылар чирләр дип бик борчылмыйбыз – балалар симптомсыз авырый, ләкин алар инфекция йөртүчеләр булырга мөмкин. Укытучылар арасында 65 яшьтән өлкәнрәкләр бар, алар авырыр дип куркам. Бу аларның сәламәтлегенә зур заян булачак, укытучыларны югалтырга мөмкинбез. Шуны да өстим – хроник авырулары булган балалар дистанцион укырга тиеш” дип белдерде Хәбиров.

14 августта Алабугада узган укытучылар киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку елы мәктәпләрдә башланачагын хәбәр итте. Аңа кадәр Рспотребнадзорның Татарстан идарәсе укулар вакытында дәресләр, тәнәфесләргә үзгәрешләр кертелергә мөмкин дип белдерде.

XS
SM
MD
LG