Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Вологда өлкәсенә җибәрелгән XIX гасыр мәчетен төзекләндерә алмаганнар


Сүтеп ташланган мәчет бүрәнәләре Лаеш районының Сокуры авылында ята.
Сүтеп ташланган мәчет бүрәнәләре Лаеш районының Сокуры авылында ята.

Төзекләндерүчегә җинаять эше ачарга уйлыйлар. Балык бистәсе районы Олы Елга авылының агач мәчете хәзер сүтелгән килеш ята.

Вологда өлкәсендә төзекләндерү өчен җибәрелгән мәчетне Татарстанга кире алып кайттылар. Бурадан ясалган гыйбадәтханә сүтелгән килеш хәзер Лаеш районының Сокуры авылында ята. Мәчетнең эше тулысынча август аена тәмамланырга тиеш булган. Реставрацияне ясарга тиешле оешма белән килешүне өзгәннәр. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин журналистларга белдерде.

"Мәчет буенча эшләр якынча 50 процентка эшләнде. Дивары ясалган, хәзер манарасы, инженер челтәре, эчке эшләр, нигезе эшләнмәгән. Соңгы вакытта без төзекләндерүчегә төгәл сораулар бирдек. Җаваплар будмады. Килешүне өздек", диде Гущин.

Агач мәчет 1879 елда Балык бистәсе районының Олы Елга авылында төзелә. Соңгы елларда ул җимерек хәлдә булган. Узган ел мәчетне XIX гасырдагы халәтенә кайтару өчен Вологда өлкәсенә архитектор Александр Поповка тапшырдылар. Төзекләндерү өчен Татарстан диния нәзарәте 20 млн сум акча бүлеп биргән. Төзекләндерүче акча җитмәү сәбәпле эшне туктаткан. Ул контракт суммасын 49 млн сумга кадәр арттыруны сораган иде.

Хәзер мәчетне Татарстанда төзекләндерергә җыеналар. Моның белән яңа төзүче оешма шөгыльләнәчәк. Мәчет киләсе елның язына әзер булыр дип көтелә. Хәзер Александр Поповка карата җинаять эше ачарга уйлыйлар.

XS
SM
MD
LG