Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы РКБга коронавирус таралган өчен минималь күләмнән ике тапкыр азрак штраф сугылган


Уфада РКБ бинасы
Уфада РКБ бинасы

Хастаханә вәкиле гаебен таныган өчен мәхкәмә карарын йомшарткан.

Уфаның Октябрьски район мәхкәмәсе Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсен куркыныч авыру таралу вакытында халыкның санитар-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге кануннарны бозуда гаепле дип тапкан. Оешмага 100 мең сум күләмендә штраф салынган. Бу канунда юридик затларга каралган минималь штрафтан ике мәртәбә азрак дип яза Коммерсант.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, пневмониядән беренче үлем РКБда февральдә үк теркәлгән булган. Хастаханә хезмәткәрләренең берсе үлгән.
Март ахырында РКБда Башкортстан медицина оешмалары арасында иң зур коронавирус учагы кабынып китте. Материалдан күренгәнчә, мартта хастаханәдә 21 пневмония очрагы булган, ләкин бу турыда Республика дезинфекция үзәгенә хәбәр ителмәгән, бүлмәләрдә дезинфекция уздырылмаган. Коронавирус пандемиясе турында февральдә үк билгеле булса да, хастаханә пневмонияле авыруларга COVID-19 тестлары ясатмаган, мартта бары өч кеше генә анализга җибәрелгән.

Февральдә һәм мартта РКБда 10 хезмәткәр пневмония белән авырган, берсе үлгән, ләкин инфекцияләрне кисәтү комиссиясе җыелмаган диелә мәхкәмә карарында.
Эпидемиягә каршы чаралар беренче пациент үлеп, биш хезмәткәр авырып киткәннән соң дүрт көн узгач кына башланган.

Хәтта шуннан соң да РКБда дәваланып чыккан пациентларны өйләренә коронавируска тест ясатмыйча кайтарып җибәргәннәр. 6-11 апрельдә генә дә 335 кеше чыгарылган. Күбесе Башкортстанның башка шәһәр һәм районнарына кайтып киткән. Нәтиҗәдә бүтән муниципалитетларда коронавирусның 54 чыганагы барлыкка килгән, 94 кеше вирус йоктырган.

Районнарда хастаханәләрдә биш чыганак барлыкка килгән. Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә аларны иң зурысы булган. Анда 71 кеше чирләгән. Дәүләкәндә биш, Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр хастаханәсендә, Октябрьскиның 1нче санлы шәһәр хастаханәсендә һәм Уфада “Промедицина” клиникасында берешәр кеше коронавирус йоктырган диелә.

Авыручылар белән аралашкан РКБ хезмәткәрләре эпедимиягә каршы чараларны үтәмәгән, мәсәлән, бер шәфкать туташы COVID-19 расланган булса да, туганнары белән яшәгән һәм моны җитәкчелектән яшергән.

РКБда хезмәткәрләр өчен шәхси саклану чаралары җитмәве дә әйтелә. 1 миллион пар бармакча һәм 570 мең битлек җитмәгән. Хастаханәдәге 607 хезмәткәр һәм 604 пациентка нибары 800 саклану экраны, 449 респиратор, 179 саклану киеме булган диелә. Биек бахилалар гомумән булмаган.

РКБ вәкиле мәхкәмә барышында хастаханәнең гаебен таныган һәм үкенүен белдергән диелә мәхкәмә карарында.

Июль ахырында Башкортстанның берничә хастаханәсе вәкилләренә админстратив хокук бозулар кодексы нигезендә мәхкәмә карарлары чыккан иде. РКБның табиб-эпидемиологы Светлана Рушанова 25 мең сумга штрафка тартылды. Бу да әлеге маддә нигезендә каралган минималь күләмнән азрак.

РКБда коронавирус таралып китү вакытында хастаханә белән Эльза Сыртланова җитәкчелек итте. Майда ул үз теләге белән вазифасыннан китте. Сыртлановага карата административ эш ачылмады. Коронавирустан үлгән пациентларның туганнары аны җавапка тартуны таләп итеп шикаять бирсә дә, тикшерү эш ачарга нигез юк дип белдерде. Коронавирус таралып китү вакытында РКБда булган пациентларның туганнары пневмония диагнозы куелган ким дигәндә тугыз пациентның үлгәнен белдерде.

Рәсми саннар. 18 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 367 (+34) 6 491 (+121) 26 (+0)
Татарстан6 133 (+30) 4 983 (+25) 29 (+0)
Русия932 493 (+4 748) 742 628 (+6 527) 15 872 (+132)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG